Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аяк табаннарында шпоралар булса

Яңа салынган тавык йомыркасын стаканга салып, өстенә 100 г куәтле серкә агызалар һәм катнашманы караңгы, салкынча урынга куялар.

3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызып алалар. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгаталар. Аңа 100 г скипидар һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап кына куша барып, барысын бергә яхшылап болгаталар. Әзер булган катнашманы кара төстәге шешәгә агызып, караңгы урынга сакларга куялар.

Шпораларны кич белән дәваларга кирәк. Иң элек, мөмкин кадәр күбрәк, диңгез тозы салып эретелгән 0,5 л су әзерлиләр. Диңгез тозы булмаган очракта аш тозы кулланырга да ярый. Тоз эреп беткәч, шул җылы тозлы су белән авыру урыннарны юып, сөлге белән яхшылап корытып сөртергә кирәк. Әзерләнгән катнашманы болгатканнан соң авыру урыннарга сөртәләр.

 

Катнашма сөртелгән шпораларны йон тукыма белән каплап куеп, җылы  компресс ясыйлар һәм шулай төн буена калдыралар.

Бу процедураны дәваланып беткәнче (7-10 тапкыр) кабатларга кирәк.

igelek.ru сайтыннан

http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/ayak-tabannarynda-shporalar-bulsa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев