Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакча җиләге турында

Бакча җиләгенең корыган яфракларын кисеп алыгыз, аларда узган елгы гөмбәчек авырулары калган булырга мөмкин. Аннары һәр төпкә 1-2 аш кашыгы коры биогумус сибегез, көл дә сибәргә ярый.

Тук­ландыру турында да онытмагыз: 10 литр суга ярты чәй кашыгы (2 гр) бор кислотасы (кайнар суда эретәбез), ярты чәй кашыгы марганцовка, 15 тамчы йод, 2 аш кашыгы нашатырь спирты (яки мочевина) кирәк була.

Көл сипмәгән булсагыз, шушы катнашмага көл суы да кушарга мөмкин. Моның өчен кайнар суга бер стакан көл салып болгатыгыз. Суынгач, катнашмага кушыгыз. Әлеге ысул авыруларга каршы көрәшергә һәм күп уңыш алыр­га булыша.

Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty?from=search 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев