Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачы киңәшләре

Файдалы киңәшләр

- Горчица үскән җирдә суган мул уңыш бирә.

- Кыярны укроп түтәле янына утыртыгыз. Ул аны вакытыннан алда саргаю һәм кәкрәеп үсүдән саклый.

- Кыяр чәчәк атканда суны киметергә, аннан тагын арттырырга кирәк. Әлеге ысул уңышның тизрәк өлгерүенә китерә.

- Бәрәңге һәм помидор янына чөгендер чәчегез, ул яшелчәләрне фитофтороздан саклый.

- Борчак янына горчица чәчсәгез, уңыш ике тапкырга күбрәк булыр.

- Кабак өлгереп җитсенгә, мыекларын җиргә тамырландырырга кирәк.

- Кишер утыртканда, орлык чәчәр алдыннан буразнага су сибәләр. Шуннан соң аңа су кирәкми. Чөнки ул дым эзләп, үзе җир астына китәргә тиеш.

- Укропны кояш төшә торган җиргә чәчәләр. Күләгәдә аның хуш исе кими.

- Кәбестә күбәләген куркыту өчен рәт араларына укроп, бәрхет чәчәк чәчәләр.

- Сарымсак эре булсын өчен, аны торф һәм комлы туфракка утыртыгыз. 1 квадрат метрга 2 чиләк торф, ярты чиләк ком кирәк булачак.

фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев