Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бала укырга кергәндә укыла торган ДОГА

Тиздән балаларыбыз яңадан мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Кемдер белем иленә беренче адымын ясар. Бу көнне баланы дога укып озату хәерле булыр.

رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ

“Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин”.

Мәгънәсе: Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә.

Соңрак менә монысын да уку зарур:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ رَبِّ اشْرَحْ

لِى صَدْرِى وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى. رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِِينَ. رَبِّ اجْعَلْنِى مُقِيمَ الصَّلَاةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءَ.

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа.”

Мәгънәсе: Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла. Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бүләк ит.

Ватаным Татарстан

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев