Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баланың иммунитетын күтәрү өчен КИҢӘШЛӘР

Баланың иммунитетын ныгыту өчен, аңа кирәкле ризыклар гына ашатырга кирәк. Менә алар: - Гөлҗимеш чәе эчерергә. Аңарда С витамины күп, әмма ул организмнан калийны чыгара. Шуңа да гөлҗимеш чәеннән соң күрәгә, йөзем яки банан ашатырга кирәк. - Шикәр урынына бал салырга, тик сабыегызда балга аллергия булмаса гына. - Салат яки...

Баланың иммунитетын ныгыту өчен, аңа кирәкле ризыклар гына ашатырга кирәк. Менә алар:

- Гөлҗимеш чәе эчерергә. Аңарда С витамины күп, әмма ул организмнан калийны чыгара. Шуңа да гөлҗимеш чәеннән соң күрәгә, йөзем яки банан ашатырга кирәк.

- Шикәр урынына бал салырга, тик сабыегызда балга аллергия булмаса гына.

- Салат яки ашка аз гына изелгән сарымсак кушарга, бигрәк тә грипп таралган вакытта.

- Кишер ашатырга. Ул канны чистарта, организмнан агулы матдәләрне чыгара, матдәләр алмашын яхшырта.

- Атнага ике тапкыр кызыл балык әзерләп бирергә. Аның составындагы омега-3 майлы кислотасы иммунитетны, кан тамырларын, нерв тукымасын ныгыта.

- Атнага ике тапкыр 20-30 грамм чикләвек бирергә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев