9 декабрь 2016 яңалыклары
-
9 декабрь 2016 - 17:439 декабрь көнне Теләченең үзәк урамында "Ультра" кәрәзле телефоннар кибете ачылдыБүген, 9 декабрь көнне, Теләченең үзәк урамында бик уңайлы урында - "Бытовой" кибете янында гына "Ультра" исемле кәрәзле телефоннар сату үзәге ачылды. Әлеге кибеттә, әлбәттә инде, беренче чиратта кәрәзле телефоннар сатыла. Биредә күм төрле телефон модельләре сатыла. Бәяләр чагыштырмача арзан. Гади берничә йөз сумлык телефоннардан башлап берничә дистә меңлек кыйммәтле...
-
9 декабрь 2016 - 11:30Кыш көне кошларны да онытмыйк - җимлекләр куйыйкКошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының иң салкын җирләрендә дә, тау башларында да, диңгез ярларында да очратырга була. Кайбер кошлар салкын кышны үткәрергә җылы якларга китә. Ә, икенчеләре салкын кышта да төбәгебездә кала. Шундыйларның берсе - песнәкләргә кыш көне азык табу...
-
9 декабрь 2016 - 11:08Баланың иммунитетын күтәрү өчен КИҢӘШЛӘРБаланың иммунитетын ныгыту өчен, аңа кирәкле ризыклар гына ашатырга кирәк. Менә алар: - Гөлҗимеш чәе эчерергә. Аңарда С витамины күп, әмма ул организмнан калийны чыгара. Шуңа да гөлҗимеш чәеннән соң күрәгә, йөзем яки банан ашатырга кирәк. - Шикәр урынына бал салырга, тик сабыегызда балга аллергия булмаса гына. - Салат яки...
-
9 декабрь 2016 - 10:468 декабрь көнне Теләче сәнгать мәктәбе укучылары - Шәткедән өч бертуган Мөхәммәтхановлар республика күләм конкурс-фестивальдә уңышлы катнашып кайттылар8 декабрь көнне Теләче сәнгать мәктәбе укучылары - Шәтке авылы егетләрне өч бертуган Мөхәммәтхановлар Казанда узган республика күләм балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Тат - ARS - Тан" дип исемләнгән конкурс-фестивалендә катнашып кайттылар. Халык уен коралларында уйнап Айбулат лауреат, Альмир дипломант исеменә лаек булдылар, Айсаф диплом белән бүләкләнде. Тәбриклибез!
-
9 декабрь 2016 - 10:06Теләче авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны, беренче төркем инвалиды Марат Шәйдуллинда кунактаБүген аларның өендә чисталык-пөхтәлек, җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Бүлмәләр җылы һәм якты. Бу - Теләче авылында яшәүче беренче төркем инвалиды Марат Шәйдуллинның өендәге бүгенге мохит. Инвалидлар декадасы барышында мин аларның ишеген шакыдым. Гадәттә, һәр елны декабрь аенда, инвалидлар декадасында, ун көн буенча бик күп чаралар үткәрелә. Форум, фестиваль, концертлар, спорт...
-
9 декабрь 2016 - 08:009 декабрь – Каһарманнар көне. Сугыш һәм хезмәт каһарманнарын әлеге истәлекле дата белән тәбриклибез!9 декабрь илебездә Каһарманнар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без сугыш һәм хезмәт каһарманнарын әлеге истәлекле дата белән котлыйбыз! Хөрмәтле каһарманнар! Ил-көн алдында куйган хезмәтләрегез, күрсәткән батырлыкларыгыз өчен рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Форсаттан файдаланып, Баландыш авылында яшәүче "Республикабызның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы...
-
9 декабрь 2016 - 07:553 декабрь көнне Арчада Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе ачылды3 декабрь көнне Арчада Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе ачылды. Ул гыйнвар азагына кадәр көн саен эшләячәк. Кыш бабай белән Кар кызы янына килүчеләре кызыклы маҗара көтә, дип ышандыра арчалылар. Резиденциядә Шүрәле, Убырлы карчык, хәтта Аждаһа яши. Арча районыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр биредә ун меңгә якын кеше кунак...
-
9 декабрь 2016 - 07:42Иң ихтыяҗлы һөнәрләр: бүген һәм иртәгә (рейтинг)Бүген һәркем булачак һөнәрен үз теләкләрен һәм сәләтләрен генә исәпкә алып түгел, ә хезмәт базарындагы вәзгыятьне, ихтыяҗларны күзаллап сайларга тырыша. Хәзерге вакытта барыннан да бигрәк эшче белгечлекләрен үзләштергәннәр таләп ителә. Төзелеш, транспорт, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү тармакларында эшче кулларга ихтыяҗ бик зур. Югары белемлеләр арасыннан исә табиб, инженер, педагог һөнәрләре...
-
9 декабрь 2016 - 07:2315 ноябрьдән башлап Теләчедә "Волонтер" үзәге рәсми рәвештә эшли. Үзәкнең эшчәнлеге белән танышабызБүгенге көндә Теләчедә "Волонтер" үзәге эшләп килә, аның эшчәнлеге "Олимп" яшьләр үзәге каршында алып барыла. Рәсми барлыкка килгән көне - агымдагы елның 15 ноябре. Үзәкнең "Вконтакте" челтәрендә үзенең төркеме дә бар: https://vk.com/club132883387 Волонтерлар үзәгенең кураторы "Олимп" яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева. "Волонтер" үзәгенә мәктәп балалары кергән кебек, яше 18 дән...