Баланың җенесен алдан белү гөнаһмы?
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән әнә шушы сорауларга җавап эзләдек.
– Бала тугач, аңа 7 көн эчендә исем кушарга кирәк, юкса аңа исемне шайтан кушачак, дигән ышану яши. Динебез моңа нинди мөнәсәбәттә?
– Балага исемне шайтан кушачак дигән сүз – нигезсез ышану. Ул дөреслеккә туры килми. Бала – Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Бер хәдистә: «Фатыйма Гали улы Хәсәнне тудыргач, Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм аның уң колагына азан һәм камәт әйтте», – дигән юллар бар. Шушы хәдисләргә нигезләнеп, без сабыйның уң колагына азан әйтеп, сул колагына камәт әйтәбез. Исемне ничә көн эчендә кушарга дигәндә, фикерләр ике төрлегә бүленә. Беренчесенә нигезләнсәк, балага исемне тугач та кушарга кирәк. Башка чыганакларда исә җиденче көнгә баланың чәчен алып, исем кушарга кирәк, диелә. Шуңа күрә балага исемне тугач та, җиденче көнне дә кушарга була. Бу вакытка сыешмыйча, соңрак кушсаң да, зыяны юк.
– Бала тугач, корбан чалу мәҗбүриме?
– Сахих хәдистә: «Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм Хәсән белән Хөсәен туу уңаеннан җиденче көнгә корбан чалды, шул ук көндә чәчен алды һәм исем кушты», – дигән юллар бар. Шуңа күрә, бала тугач, корбан чалу – Рәсүлебез киңәше, сөннәте. Ул мәҗбүри, фарыз гамәл булып саналмый. Шуңа күрә, бала тугач, корбан чалмау гөнаһ түгел. Чалган очракта, кыз балага – бер, ир балага ике корбан чалынырга тиеш. Кешенең мөмкинлеге юк икән, ул ир балага да бер генә сарык чала ала. Әйткәнемчә, корбанны бала туганның җиденче көнендә башкару хәерлерәк. Әмма соңрак – башка көннәрдә эшләсәң дә, зыян юк. Вәҗиб корбаны кебек үк бу корбанның ите дә өч өлешкә бүленеп – мескен-фәкыйрьләргә, туганнарыңа һәм үзеңә таратыла. Сөяген чабарга киңәш ителми.
– Күз тимәсен дип, баланы 40 көнгә кадәр беркемгә дә күрсәтмичә саклау дөресме?
– Андый канун юк. Бу ышану иң беренче чиратта сәламәтлеккә бәйле. Туганда баланың иммун системасы әле формалашып кына килгән була. Ул, ким дигәндә, ике ел дәвам итә әле. Шуңа күрә баланы ике яшькә кадәр имезү хәерле санала. Ә инде балага күз тию-тимәүгә килгәндә, әти-әнинең, әби-бабайның дә күзе тия ала. Балага нәкъ менә чит кешенең генә күзе тия дигән сүз түгел. Шуңа күрә балага «сөбханалла» дип карарга, «әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт бала бирде» дип шөкер итәргә кирәк.
– Баланың җенесен алдан белү гөнаһмы? Баланың җенесен белүдән шоу—тамаша ясау, заманчалаштырып әйтсәк, гендер—пати оештырырга ярыймы? – Баланың җенесен белү гөнаһ түгел. Әмма бөтен өмет-таянычны табибларга, ниндидер җиһазларга гына кайтарып калдырырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Адәм баласы биш әйберне – Кыямәт көне кайчан буласын, иртәгә нәрсә буласын, явым-төшемнең кайда күпме явасын, кемнең кайда ничек үләсен һәм ана карынындагы баланың кем буласын белмәс», – ди. Шуңа күрә төп-төгәл бөтен мәгълүматны адәм баласы беркайчан да белеп бетерә алмаячак. Шоу ясауга килгәндә, бер хәдисебездә: «Бөтен гамәлгә бәя нияткә карата бирелә», – диелә. Бу очракта да ата-анасы бу баланы кем биргәнен, Аллаһы Тәгаләгә тиешле шөкерләрен, догаларын, рәхмәтләрен әйтергә онытмасын иде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156371/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев