Балның файдасы
Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халыкларда да киң кулланылган һәм уникаль медикаменттан саналган.
Бал хәзер дә кешеләрне күптөрле авырулардан дәвалый. Аның үсемлек һәм төрле үләннәр белән катнашмасы уңай нәтиҗә бирә: ашказаны-эчәк трактын нормальләштерә, аллергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, тиренең туклануын яхшырта, организмны ныгыта һ.б. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора. Тик 60 градуска кадәр җылытканда яки кояшта тотканда бал активлыгын, өлешчә яки тулысынча витаминнарын, аксым, ароматлы матдәләрен һ.б. югалта. Шуңа да аны 40 градустан да югары температурага куярга ярамый.
Бал составы
Бал составында 300дән артык матдә, 30 микроэлемент (тимер, йод, кобальт, марганец, бакыр, фтор, цинк һ.б.), 39% фруктоза, 31 % глюкоза, 5% декстрин,
1,5- 3% сахароз, 0,1-2,3% протеин, 0,1-0,2% минераль матдәләр, 0,03-0,2% органик кислоталар, В1, В2, ВЗ, В5, В6, Н, К, С, Е, РР витаминнары, А провитамины, 18-20% су бар. Микроэлементларга килгәндә, карабодай балында алар аеруча күп. Цинк, марганец, бакыр кан әйләнешен яхшырта, акыл эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Өстәвенә, цинк күрү сәләтен арттыра. Тимер исә гемоглобинны күтәрә. Балның калорийлык дәрәҗәсе—315-335 ккал. 1 л бал якынча 1420 г авырлыкта була.
Табигатьтә микроэлементларга балдан да бай продукт юк. Ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин. Шуңа күрә аның эремәсен куллану күпкә файдалырак. Балдагы биологик актив матдәләр дә үзгәреп тора. Шуңа да аны төрле соклар, үлән кайнатмалары, төнәтмә белән кушканда, биологик кыйммәте тагын да арта. Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш. Бу очракта рационнан башка баллы әйберләрне (варенье, шикәр, конфет һ.б.) сызарга туры киләчәк.
Куллану алымнары
Балның үзен генә дә, азыкка салып та кулланырга мөмкин. Физиотерапиядә балдан ванна, компресс ясыйлар, шәм, аэрозоль итеп файдаланалар.
Миокардит-, миокардиосклероз, гипертоник авырулар булганда, йөрәк ритмы бозылганда урман һәм дала, лаванда балы ашарга киңәш ителә. Аны 1 -2 ай дәвамында көнгө 3-5 тапкыр 50-90 г кулланыгыз. Салкын тигәндә, бронхит, туберкулез белән чирләгәндә балның сөт, май, алоэ белән катнашмасы аеруча ярдәм итә.
Простатит — импотенциягә китерүче авыру. Андый чакта сезгә көнгө 70-100 г бал ашарга кирәк. Дәвалану курсы—1,5 ай. Бу очракта балның 30%лы эремәсе белән сары мәтрүшкә төнәтмәсеннән массаж ясау да уңай нәтиҗә бирер.
Гинекологик авырулар булганда хатын-кызларга юкә, урман һәм бөтнек балы ярдәмгә килер. Балның 30%лы эремәсен әзерләп, аның белән аналык җиңсәсен сиптереп юдыралар. Эрозия булганда аналыкка 1:2 исәбендә бал белән су эремәсенә манылган марлялы тампон кертеп 24 сәгать дәвамында тотарга кирәк. Процедура 15-20 көн дәвам итә. Күрем вакытында эч авыртса, йокларга 30-40 минут кала үләннәрдән әзерләнгән төнәтмәгә бал кушып эчегез. Ул авыртуны басар, тынычландырыр. Яра, җәрәхәт, пешкән урыннарны дәвалаганда 80 г бал, 20 г балык мае һәм 3 г ксероформадан әзерләнгән мазь файдаланыла.
Кайчан кулланмаска
Бал универсаль дәвалау үзлегенә ия булса да, соңгы елларда аллергия белән интегүчеләр саны бермә-бер артты. Чөнки бал кортларына камыш шикәрен күп ашату, авырулардан саклау өчен төрле химик матдәләр куллану аркасында балдан кешедә аллергия барлыкка килә башлады.
Йөрәк чирләреннән бал
Бал, бигрәк тә лаванда, бөтнек, урман һәм дала балы — йөрәк-ишемия авыруыннан, югары кан басымыннан (башлангыч стадиясендә), миокардит, коронар атеросклероз, миокардның кыскару эшчәнлге көчсезләнүдән, йөрәк ритмы бозылудан, инфаркт алды халәтеннән, миокард инфарктыннан бик тә файдалы дәва ризыгы.
Бал ашаганнан соң, андагы глюкоза белән фруктоза бик тиз канга күчә һәм йөрәк мускулын һәм башка тукымаларны тукландыра. Ә бавырның токсиннарны (агулы матдәләрне) зарарсызландыру куәте арта. Бу — йөрәк чирлеләр өчен үтә дә мөһим. Балның сидек чыгуны яхшыртуы да кыйммәтле дәва үзлеге булып тора.
Белгечләр фикеренчә, балны озак вакыт, һичъюгы 1—2 ай буе куллану йерәк мускулының кысылган тамырларын киңәйтә, кан йөрешен һәм кислород килүен яхшырта, кан басымын нормальләштерә. Авыруның хәле яхшыра.
Әмма ләкин балны күп ашарга (бигрәк тә кайнар чәй белән) ярамый — бу нерв системасын ярсыта, тирләүне көчәйтә. Тәүлеккә 50-70 граммнан арттырмаска кирәк. Аны көнгә 2—3 мәртәбә 1 әр ч. к. яки десерт кашыгы белән сөт, эремчек, гранат согы, кара карлыган һ. б. С витаминына бай җиләк-җимеш белән ашарга кирәк.
Шушы максаттан, бал белән гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр: 1 а. к. (10- 15 данә) кипкән гөлҗимешне 2 стакан кайнар суга салып, 10 минут кайнаталар да, 1 а. к. бал өстәп, караңгыда берничә сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәләр. Эчемлекне өсте тыгыз ябыла торган савытта саклыйлар.
Авыр йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда бал белән баетылган тос- сыз эремчек-сөт диетасы бик зур файда бирә. Балга аллергия булмаса, әлеге продуктларга балны бер ашауга 20 г кушалар. Тәүлегенә 5—6 мәртәбә тигез 4 сәгатьлек аерма белән ашыйлар. Сөтнең төчесе дә, ачыганы да, эремчек һәм аннан әзерләнгән ризыклар, изелеп пешкән сыеграк боткалар, суда пешкән төрле яшелчә пюрелары, пешкән җиләк-җимеш пюрелары кулланыла. Ризыкны тозсыз әзерлиләр, балны ризыкка ашаганда кушалар. Әмма тәүлеклек дозаны арттырырга киңәш ителми.
Кан басымы югары кешеләргә түбәндәге состав тәкъдим ителә: 1 стакан кишер согы, 1 стакан керән согы (уган керәнне 1,5 тәүлек суда тоталар), 1 стакан бал һәм 1 лимон согы. Яхшылап болгаталар һәм тәүлеккә 3 мәртәбә ашарга 1 сәгать кала яки ашап 2-3 сәгать узгач 1 әр аш кашыгы яки 1 әр ч. к. эчәләр. Дәва курсы — 1—2 ай.
Халык медицинасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда балны дару үләннәре белән тәкъдим итәләр. Мәсәлән, балан белән бал бик файдалы. Балан үзе генә дә йөрәк тибешен нормальләштерә, сидек чыгуны яхшырта.
Бал белән авалериана төнәтмәсе, бал белән кара торма согы, бал белән суган согы файдалы. Бал белән 1:1 нисбәтендә катнаштырган суган согы атеросклероздан бик файдалы санала. Ашау алдыннан көнгә 2—3 тапкыр 1 әр а. к. эчәләр.
Аяктагы кан тамырлары авырулары — эндартериит, варикоз, йөрәк-ишемия авыруыннан бал белән сарымсак тәкъдим ителә. 250 г әрчегән һәм изгән (уган) сарымсакны 350 г сыек бал белән яхшылап кушып, бер атна төнәтәләр. 1—2 ай буе көнгә 3 мәртәбә ашарга 40 минут кала 1 әр а. к. эчәләр.
бал кәрәз
Балдан варенье
1 кг бал һәм 1 кг миләш кирәк.
Миләшне әйбәтләп юыгыз, кайнар суда пешереп алыгыз. Савытка салып, өстенә бал коегыз. Әзер булганчы болгата-болгата кайнатыгыз. Бу төр варенье суык тигәндә дә әйбәт дару булып тора.
Баллы коктейль
2 йомырка, шикәр, 3 аш кашыгы бал, шоколад, боз, 2 ст сөт алына.
Сөткә йомырканы салып, әйбәтләп болгатырга. Шикәр һәм балны өстәп, барысын бергә 20-25 минут дәвамында тагын болгатырга. Әзер булгач угычтан уылган шоколад өстәргә. Табынга бирер алдыннан 3-4 кисәк боз салсагыз дә була.
Баллы бананнар
1-2 әфлисун, 2 банан, 200 г сливки, 100 г атланмай, 100 г бал, әстерхан чикләвеге кирәк була.
Әфлисунның согын сыгып, кабыгын кыргычтан чыгарырга, аңа күпертелгән сливки кушып, салкынга куеп торырга. Чистартылган бананнарны урталайга кисәргә. Табада май эретеп, шунда бал һәм 2 аш кашыгы әфлисун согы салып, сүрән утта болгата-болгата эретергә. 2 аш кашыгы сок өстәргә. Бананнарның киселгән ягын аска каратып табага тезәргә һәм өстен япмый гына 10 минут кыздырырга. Тәлинкәгә алып, өстенө баллы соусны һәм чикләвекне сибәргә.
«Кәрәзле» торт
Әзер вафли коржлары, 0,5 ст бал, 1 ст шикәр комы, 50 г атланмай кирәк була.
Балны җылытырга, шуңа шикәр комы кушып, эреп беткәнче җылытуны дәвам итәргә. Май кушып болгатып, вафлиларга сылап, берсе өстенә икенчесен куеп кат итеп өеп менәргә. Табынга суытып бирергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев