Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш авыртуны бетерү ысуллары

Үзегезгә саклап куегыз.

✅Арып, баш авыртса, бер стакан су эчеп куярга кирәк. Андый чакта җылы ванна да булышырга мөмкин.

✅Кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгарырга мөмкин.

✅Башка җиңелчә массаж ясауның да файдасы зур. Мисал өчен: чигә тирәсендәге чәчләрне тарткалап массаж ясарга мөмкин.

✅Баш өянәге вакытында баллы кайнар чәй файдалы.

✅Башны сөлге белән кысып бәйләү авыртуны җиңеләйтә.

✅Кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Яфракларны бераз угалап (кайнар су белән йомшартып җибәрергә дә мөмкин) авырткан җиргә куеп торырга кирәк.

✅Кабыгы белән киселгән лимон телемен авырткан чигәләргә ышкуның да файдасы бар.

✅Башыгыз стресстан авыртса, ятып торыгыз, тынычланыгыз.

✅Баш авырту күзгә туры килмәгән күзлек киюдән дә булырга мөмкин. Мондый очракта күзлекне алыштырырга кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан  Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев