Баш авырту инсультның беренче билгесе булып тора

Бүген җир йөзендәге һәр биш кешенең берсе баш авыртудан интегә. Кан басымы күтәрелсә дә, һава торышы үзгәрсә дә, баш авыртудан зарланабыз. Аннан дару эчмичә генә котылып буламы? Баш авырту нинди авырулар турында кисәтә? Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева шул сорауларга ачыклык кертте.
– Диләрә Рәхимовна, баш авырту нинди чирләр турында кисәтә ала?
– Баш авырту еш кына инсультның беренче билгесе булып тора. Андый чакта, гадәттә, пульс сыман баш авыртуы борчый. Аневризма (кан тамырлары стенасы бүртү) кебек куркыныч чир дә баш авырту рәвешендә уза. Организмда кан әйләнеше бозылганда да кеше баш авыртудан интегә. Баш авырту яман шеш билгесе дә булырга мөмкин. Шеш булса, ул баш миенә басым ясый. Шуңа күрә, әйткәнемчә, баш авыртуга җиңел карарга ярамый.
– Баш авырту нәрсә ашавыбызга да бәйлеме?
– Әйе, шоколад, каһвә, чикләвек, кызыл шәраб баш авыртуга китерә ала.
– Гадәти баш авырту коронавирус, мигрень вакытында күзәтелгән баш авыртудан нәрсәсе белән аерыла?
– Коронавирус кешенең иң зәгыйфь, авырткан җиренә бәрә. Шуңа күрә электән баш авырту, кан басымы югары булудан интеккән кеше еш кына коронавирус вакытында да баш авыртудан зарлана. Коронавирус вакытында баш төрле җирдән – берәүләрнең чигәдән, икенчеләрнең баш артыннан авырта. Пульc типкән сыман авырту да борчырга мөмкин. Төрле кешедә төрлечә, кыскасы. Аннары коронавирус вакытында биш бик нык һәм озак авырта. Чагыштыру өчен: гадәти баш авырту дәрәҗәсе 3–4 балл белән бәяләнсә, ковид вакытында ул 7–8 баллга җитә. Коронавирус белән авыручылар арасында баш авырту аркасында икенче якка борылып ята алмыйча тилмерүчеләр дә булды. Мигрень вакытында баш бер яктан гына авырта. Моннан тыш кеше төрле ис, тавыш, яктылыкка да сизгер була башлый.
– Баш авыртудан дару эчмичә, өй шартларында гына котылып буламы?
– Дару эчмичә генә котылып буладыр дип уйламыйм. Дару эчкән очракта да авыртуны вакытлыча басып кына торырга мөмкин. Аның көче беткәч, авырту яңадан борчый башлый. Баш авырту безне организмда бар да тәртиптә булмау турында кисәтә. Шуңа күрә вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш пульс рәвешендә авыртса, аеруча игътибарлы булу сорала.
– Махсус күнегүләр, гимнастика ярдәм итә аламы?
– Баш авырту төрле кешедә төрлечә уза. Сәбәпләре дә төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә аны ниндидер махсус күнегүләр ярдәмендә җиңәргә маташу – зур хата. Аеруча интернетта өйрәтелгән теләсә нинди күнегүләр хәтәр. Баш бик нык авыртканда шул борчыган җирне бераз массажлап алуның гына зыяны юк.
– Баланың ничә яшьләрдә беренче тапкыр башы авыртырга мөмкин?
– Зурлар гына түгел, яңа туган бала да баш авыртудан тилмерә ала. Андый сабый начар йоклый, башын артка җибәрә, тынгысызлана. Нарасыйның баш авыртуы туганда имгәнүгә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә алда телгә алынган үзгәрешләрнең берсе генә күзгә ташланса да, баланы педиатрга, остеопатка күрсәтергә кирәк.
– Даими рәвештә баш авыртудан интеккән кешенең хәтере начарлана, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?
– Кан басымы уйнаган кешеләр баш авыртудан аеруча еш интегә. Андый чакта кан тамырлары киеренке хәлдә эшләргә мәҗбүр. Кан басымы бер төшү, бер менү аркасында баш миендә хәтергә тискәре йогынты ясаучы урыннар пәйда була. Холестерин арту сәбәпле, кан әйләнеше бозылган кешеләрнең дә хәтере начарлана. Шуңа күрә вакытында табибка күренеп торырга кирәк.
Диләрә Шаһиевадан баш авыртуны кисәтү буенча киңәшләр
Иң беренче чиратта, вакытында йокларга ятып, вакытында торырга кирәк.
Шоколад, каһвә, чикләвек, кызыл шәраб кебек продуктлардан баш тарту хәерле.
Көн дәвамында утырып эшләүчеләргә дөрес итеп утырырга кирәк. Арка – туры, компьютер мониторы күз биеклегендә булырга тиеш. Аяклар 90 градуска бөгелгән, куллар өстәлдә булса, яхшы.
Баш авыртмасын, дисәң, аякны аяк өстенә куеп утырырга да киңәш ителми. Бер сәгать утыргач, гәүдәне яздырып, йөреп килергә дә онытмагыз.
Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торуның да файдасы зур.
Динә Гыйлаҗиева
Чыганак: ватаным татарстан
Фото: интернеттан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 08:59Работники АО «Транснефть – Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть – Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).100
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.500
-
16 май 2022 - 08:49КАТЫ КОРТНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ? Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре җавабы:300
-
15 май 2022 - 09:17Дождливая погода способствует увеличению количества и росту сорняков на полях Специалисты филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан в течение недели выборочно обследовали озимые культуры на засоренность посевов на 10,5 тыс. га. Засоренность выявлена на 9,6 тыс. га, что составляет 91,4 % от обследованных площадей. Нарастающим итогом на 12 мая текущего года обследовано 54,9 тыс. га.8000
-
15 май 2022 - 06:57Кабер өстенә басарга ярыймы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә:14500
-
15 май 2022 - 06:52Татарның бөек җырчысы вафат... Кайгылы хәбәр. Бүген кич 75 яшендә татарның танылган җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган. Бу хакта Татмедианың телеграмында хәбәр ителә.11100
-
15 май 2022 - 06:50Сотрудники ОМВД России по Тюлячинскому району призывают граждан добровольно сдать незаконно хранящееся оружие С 16 по 20 мая текущего года на территории Республики Татарстан проходит оперативно- профилактическое мероприятие "Арсенал", которое направлено на выявление и изъятие незаконно хранящегося огнестрельного оружия, боеприпасов, взрывчатых веществ и взрывных устройств. Полицейские проверяют владельцев оружия, места и правила его хранения, сроки действия лицензий. Среди населения проводится разъяснительная работа о необходимости добровольной сдачи незарегистрированного оружия.9900
-
14 май 2022 - 18:36На полях Татарстана выявили наличие перезимовавшего запаса почвенных вредителей При проведении почвенных раскопок на площади 12,3 тыс. га проволочники были выявлены на площади 2,9 тыс. га, или на 23,6% от обследованных площадей.10400
-
14 май 2022 - 13:10" Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгель" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде Теләче муниципаль районының Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Зиннатуллина "Иң милли тәрбияче 2022" республика бәйгесендә катнашып, " Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгель" номинациясендә, шулай ук, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!17600
-
14 май 2022 - 11:36“Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көненә багышлап “Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Әлеге чарада “Яшь гаилә” кызыксындыру клубына йөрүче 7 гаилә катнашты.14600
-
14 май 2022 - 09:33Республиканские соревнования по плаванию, посвящённые Дню Победы в Великой Отечественной войне 12-13 мая, г. Казань. Республиканские соревнования по плаванию посвящённые Дню Победы в Великой Отечественной Войне и 100 летию плавания в РТ г.Казань ( более 800 участников).8700
-
14 май 2022 - 06:51Даруның кулдан алынганына ышаныч чамалы Бер ай элек даруханәләрдән кырып-себереп запаска дару җыйган кешеләр бүген аларны очсызрак бәядән сата да башлаган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Росздравнадзор идарәсе башлыгы Любовь Шәйхетдинова хәбәр итте.11900
-
13 май 2022 - 19:59Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан узучы "Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.
-
13 май 2022 - 17:03Тарихны онытмыйк! Җиңүнең 77 еллыгын каршылап.Мөхәммәтҗанов Рәхимҗан бабай хатирәләре. Олы Мишә.
-
15 май 2022 - 15:58Беренче урынны алып чемпион калдылар!13-15 май көннәрендә Казан шәһәрендә волейбол үзәгендә 2021-2022 нче елгы "Мәктәп волейбол лигасы"ның республика бәйгесенең финал ярышлары узды.12500
-
16 май 2022 - 08:48Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 89003254288000
-
15 май 2022 - 06:547200
-
13 май 2022 - 15:10Бүген районда Сабантуй татар милли бәйрәмен үткәрүгә әзерлек эшләре каралды "Төзекләндерү һәм җыештыру буенча барлык эшләр дә вакытында сыйфатлы башкарылырга тиеш. Һәрберебез моңа җаваплы карап, бәйрәмне югары дәрәҗәдә, күңелле итеп үткәрик", - диде киңәшмәне уздырган район башлыгы.49401
-
13 май 2022 - 16:01Кыска срок һәм сыйфат - иң тәҗел мәсьәлә Бүген, ягъни 13 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Август - Теләче” һәм “Агролак” ширкәтләре басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.27900
-
13 май 2022 - 17:09"Иң милли тәрбияче" бәйгесендә беренче Теләче муниципаль районы "Теләче икенче балалар бакчасы" тәрбиячесе Миләүшә Гайнуллина "Иң милли тәрбияче 2022" республика бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!27400
-
13 май 2022 - 11:34"Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр чыкты Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан районда "Тарихны онытмыйк" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде.20601
-
14 май 2022 - 16:20Батыр якташыбыз үрнәгендә Бүген, ягъни 14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.20200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика