Бик күп помидор ашарга кирәк
Кетчуп яман шешләрнең хәвефен киметә...
Испания галимнәре помидорның кеше организмына файдалы йогынтысын ачыклаган. Кетчуп, соусларны еш куллану ашказаны, эчәктәге яман шешләрнең хәвефен киметә.
Чи помидорга караганда, пешкәне файдалы. Чөнки термик эшкәртү вакытында яшелчәдәге бик файдалы матдә – ликопин саклана, хәтта арта да икән. Ә ул эчәк микрофлорасына яхшы йогынты ясаучы бактерияләрне үстерә ди. Ликопин бик яхшы антиоксидант. Аны йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, атеросклероз хәвефен киметү өчен кулланалар.
Чыганак:http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/bik-kp-pomidor-asharga-kirk сайтыннан алынган
Фото: https://pixabay.com/ru/Couleur
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев