Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бүләк итмәскә, ә васыять язарга

Белгечләр фикеренчә, милеген бүләк итү килешүенә имза куеп, өлкән яшьтәге кешенең тораксыз калу ихтималы бар.

— Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына торагын туганнарына биргәндә бүләк итү килешүе төзи. Килешүгә имза куйганда, пенсионерлар гомер азагына кадәр шушы торакта яшәрбез дип уйлый. Ләкин планнар чынбарлык белән һәрвакытта да туры килеп бетми, бүләк ителгән фатирга ия булу белән туганнар үзгәреп куярга мөмкин, — дигән юрист Иван Соловьев РИА “Новости”га. — Бүләк итү килешүен имзалагач, кешенең ул йортка яисә фатирга бернинди хокукы калмый.
Бүләк итү килешүе бик сирәк очракларда, яңа хуҗа бүләк итүчегә физик зыян китергәндә генә, үз көчен югалтырга мөмкин.
— Элекке хуҗалар торакта теркәлгән булса да, суд карарны алар файдасына чыгара алмый, — диде эксперт. Аның сүзләренчә, суд элекке хуҗаның бүләк ителгән фатирны куллану вакытын гына билгели һәм яңа хуҗаны яшәргә яраклы башка төрле милек алып бирергә мәҗбүр итә ала.
— Үз иминлегеңне кайгырту өчен иң ышанычлы ысул — васыять язу, — ди Иван Соловьев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев