Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәч үстерү өчен киңәшләр

Матур озын чәч – элек-электән хатын-кызның сөйкемлелеген арттыра торган төп сыйфатларның берсе. Әмма гүзәл затларның күбесе затлы толымнары белән мактана алмый шул. Чәчне ничек үстерергә? Кайбер ысулларга күз салыйк әле.

Баш тиресенең кан белән начар тәэмин ителүе – чәчнең үсешен тоткарлауда иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе. Чәч тамырлары, кеше организмының башка органнары кебек үк, сыйфатлы туклануга мохтаҗ. Даими массаж кан агымын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Башка массажны өй шартларында төрле майлар кулланып ясарга мөмкин. Иң файдалыларының берсе – әрекмән мае. Бу процедура берничә алымны үз эченә ала: сыйпау, ышку, җиңелчә шаку, чәчләрне тарту һ.б.  

Чәч үстерүче маскалар

Файдалы чәй

250 грамм коры чәйгә ярты шешә аракы салалар. Ике сәгатьтән соң катнашманы чәч тамырларына ышкыйлар. Шуннан соң башны целлофан белән каплап, сөлгегә төрәләр. Масканы бер сәгатьтән соң юып төшерергә кирәк. Даими кулланылганда (атнага ике тапкыр), чәч үсешен тизләтергә һәм калынайтырга да була.

Суганнан

Ике аш кашыгы суган согы алырга һәм түбәндәге компонентларны өстәргә (һәрберсе берәр аш кашыгы): коньяк, кефир, диңгез тозы, әрекмән мае һәм бал. Бу катнашманы чәч озынлыгы буенча ышкыйлар һәм целлофан, сөлге астында бер сәгатькә калдыралар. Бу маска чәчнең үсүен активлаштырырга, аларны көчлерәк итәргә, сындыручанлыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Даими нәтиҗә өчен катнашманы ике ай дәвамында ике көнгә бер тапкыр ясарга кирәк.

Горчицадан

Бер аш кашыгы коры горчица, 2 йомырка сарысы һәм бер стакан кефир алына. Катнашма бер сәгатькә калдырыла. Процедураны атнага бер тапкыр бер-ике ай дәвамында ясарга кирәк.  

Чәчне дөрес карасаң гына, аның тиз үсүен тәэмин итү өчен кулланылган чаралар нәтиҗәле булачак. Башны сыйфатлы шампунь ярдәмендә даими юарга, лак, гель кебек чараларны куллануны киметергә кирәк. Шулай ук чәчне бозмый торган дөрес тарак сайлагыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134253/
© Ватаным Татарстан

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев