Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дару түгел, җимеш кулланыгыз!

Әгәр сезнең кәефегез начар һәм ул даими рәвештә шулай икән, димәк организмыгызга тормыш өчен мөһим матдәләр җитми. Аларның бер өлешен җимешләрдән алып була.

Хөрмә җимеше (финик) кәнфитне бик яхшы алмаштыра. Күп төрле витаминнарга бай җимеш шундый ук баллы, ләкин аларда калорияләр азрак һәм эчәклекне чистартырга ярдәм итә торган клетчаткалар күп. Хөрмә иммунитетны ныгыта. Салкын тию, анемия, дистрофия һәм депрессия вакытында ашарга киңәш ителә.

Күрәгә кан тамырларын киңәйтә һәм чистарта. Ул магнийга бай, шуңа күрә кан басымы яхшыра, бөернең һәм йөрәкнең хәле җиңеләя, хәтер яхшыра. Күрәгәнең йөкле хатыннар өчен дә файдасы әйтеп бетергесез күп. 

Кара җимеш тә клетчаткага, органик кислота һәм микроэлементларга бай. Ул матдәләр алмашын яхшырта, кан басымын нормага китерә. Аны хәтта йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен дә кулланырга мөмкин.

Киптерелгән кизил – бәвел һәм үт куыгы суын бик яхшы кудыргыч. Шуңа күрә ул авырганда организмны чистартырга булыша. Кизил диабет вакытында, кан басымы авыруы, ревматизм, аз канлылык булганда ярдәм итә. C витаминына да бик бай, шуңа күрә салкын тиеп авырганда файдасы зур. 

Йөзем ярсуны басарга сәләтле, ул нервларны тынычландыра. Әмма тазару куркынычы булган кешеләргә чаманы белергә кирәк, чөнки йөземдә шикәр күп. Бу җимеш үзен яратучыларга яшь калу мөмкинлеген дә бирә. Төрле витаминнарга бай йөзем җимеше йөрәк, үпкә, ашказаны-эчәк тракты, бөергә уңай йогынты ясый. 

Киптерелгән чия организмнан химикатларны чыгара. Бу бигрәк тә зур шәһәрдә яшәүчеләр өчен мөһим. Шулай ук чия яхшы антисептик та, салкын тигәндә дә файдалы. Чия составындагы йод склероз вакытында ярдәм итә.

Кипкән ананас ябыгырга һәм яшь калырга ярдәм итә. Анда матдәләр алмашын тизләтүче лимон һәм башка органик кислоталар бар. Моннан тыш, ананас бромелайн дигән сирәк матдәне үз эченә ала. Бу – ашкайнатуны яхшырта һәм ялкынсыну процессларын юкка чыгара торган үсемлек ферментлары комплексы. Ананас йөрәк, кан тамырлары, бөер өчен дә файдалы. Аны аз канлылык булганда, үзәк нерв системасына зыян килгәндә ашарга киңәш итәләр.

Киптерелгән мандарин авырудан соң тернәкләнергә ярдәм итә. Ул шешенүне, кан оешуны киметә. Аппетит яхшыра, нәтиҗәдә, кәефегез дә үтәрелә. Моннан тыш, мандарин гөмбә авыруларына, астмага каршы нәтиҗәле дәвалау чарасы буларак кулланыла. 

Кипкән лимон – искиткеч антисептик. Ул салкын тию һәм гриппны җиңәргә генә түгел, аларны булдырмый калырга да ярдәм итә. Лимонда минераль тозлар, С витамины бик күп. Ул теләсә нинди ялкынсулы авырулар, атеросклероз, сидек юлы авырулары һәм ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында киңәш ителә.

Мондый файдалы җимешләр кесәдә дә, сумкада да зур урын алып тормый. Эшкә барганда да, юлда вакытта да капкалап алырга мөмкин. Зыяны тимәс!

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев