Теләче Информ

Даруның кулдан алынганына ышаныч чамалы

Бер ай элек даруханәләрдән кырып-себереп запаска дару җыйган кешеләр бүген аларны очсызрак бәядән сата да башлаган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Росздравнадзор идарәсе башлыгы Любовь Шәйхетдинова хәбәр итте.

Белгеч кулдан дару сатып алганчы, йөз кат уйларга киңәш итә.

«Кулдан дару сатучыларны күзәтеп бетерү кыен. Күпләр аны интернет аша сата. Без бу физик затка берничек тә басым ясый алмыйбыз. Андый хокукыбыз юк. Шуңа күрә халыкка мөрәҗәгать итә генә алабыз. Кулдан дару сатып алыр алдыннан яхшылап уйлагыз. Алар дөрес  сакланмаган булырга мөмкин. Аның яраклылык вакытын төзәтеп, үзгәртеп тә сата алалар. Шуңа күрә даруны даруханәдән сатып алырга кирәк», – ди белгеч.

Любовь Шәйхетдинова даруханәләрдә сыйфатсыз, шикле дарулар сатыла алмый, дип ышандыра. Ник дигәндә, бирегә алар берничә кат тикшерү узып, махсус QR-кодлар ярдәмендә генә кертелә.

– Сез даруханәдә берничек тә теркәлмәгән яки сыйфатсыз дару сатып ала алмыйсыз. Ул бирегә берничә кат тикшерү узып, махсус QR-кодлар ярдәмендә генә кертелә. Ә менә даруларны кулдан сатып алсагыз, шикләнергә җирлек бар. Соңгы арада С гепатитын дәвалаганда кулланыла торган даруларны читтән кертеп, безнең ил территориясендә сатучылар күзәтелә башлады. Без алар өчен җавап бирә алмыйбыз. Ник дигәндә, ул дарулар бездә теркәлмәгән. Әгәр шундый очрак белән очрашырга туры килсә, кичекмәстән безгә хәбәр итегез. Хокук сакчылар белән бергә бу проблеманы бик тиз хәл итәчәкбез. Базарга мондый шикле дарулар килеп керү – гадәттән тыш хәл, – ди белгеч.

Узган ел белгечләр әйләнештән 80 мең кап Россиядә теркәлмәгән дару алган. Аны сатучыларга зур күләмдә штраф яный. Әйтик, узган ел чәч коелудан ярдәм итүче шикле дару саткан кешегә 70 мең сум штраф салганнар. Андыйларны җинаять җаваплылыгына да тарта алалар.

Любовь Шәйхетдинова, бүген республикага дару кайтартуда тоткарлыклар юк, дип ышандыра. Бер ай элек даруханәләрдә күзәтелгән шаукым да тынган. Хәтерләсәгез, күптән түгел күпләр даруханәләрдә калкансыман биз авыруын дәвалаганда кулланыла торган «L-тероксин», вируслы авырулар вакытында кирәкле «Эргоферон» дарулары булмаудан зарланды. Инсулин таба алмыйча йөрүчеләр дә шактый булды. Әмма бу проблема тиз арада хәл ителде. Белгечләр, аерым төр даруларга кытлык барлыкка килүгә, нигездә, кешеләр үзләре үк гаепле дип белдерде. Ник дигәндә, күпләр Россиягә карата кертелгән чикләүләр аркасында даруханәләрдә дарулар бетүдән куркып, артыгы белән запаска дару җыя башлады. Белгечләр бу хәлләр янәдән кабатланмасын дип тырыша.

– Әлегә бу яктан бар да тәртиптә. Складларда элеккеге дару запаслары бар. Бу эшкә яңа чаралар да кушылып, ярты елдан соң да вазгыять шундый булыр дип өметләнәбез. Әлегә фаразлавы кыенрак, – ди идарә башлыгы. Любовь Шәйхетдинова даруханәләрдә шаукым булдырмауның тагын бер юлын атый.

– Кешене тикшереп, диагноз куйгач, даруны рецепт белән язып бирүне кире кайтарыр чак. Юкса, бүген күпләр даруханәгә дару исеме язылган мөһерсез, гади бер кәгазь белән генә килә. Кешедән ишеткән буенча гына дару килеп алучылар да бар, – ди ул.

Республика даруханәләрендә сатылган даруларның сыйфаты да, бәясе дә идарә тарафыннан контрольдә тотыла. Соңгы өч айда Татарстанда дарулар 1,9 процентка кыйммәтләнгән. Билгеле булганча, бүген әйләнештә булган 3,8 мең даруның 808е генә – яшәү өчен мөһим булганнар. Росздравнадзор идарәсе яшәү өчен мөһим булган дару бәяләрен генә контрольдә тота. Бу төркемгә кермәгән препаратларга исә даруханә дә бәя өсти ала. Бер үк төрле даруның төрле даруханәдә төрле бәядән сатылуы шуның белән аңлатыла.

Ел башыннан идарә даруханәләрдән 349 дару үрнәген сайлап алып, тикшерү уздырган. Аның барышында 4 төрле препаратның таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Алар сатудан алынган. «Коронавирус котырган чорда кулланылган кислород сыйфатын да тикшердек. Ул шулай ук дару санала. Без тикшергән 150 кислород үрнәгенең барысы да сыйфатлы дип табылды», – ди Любовь Шәйхетдинова. Моннан тыш идарә дарулар сату турында шикле игъланнар урнаштырылган 700ләп сайтны да юкка чыгарган.

Якын арада даруларны дистанцион рәвештә сату өлкәсендә үзгәрешләр булмагае. Төгәлрәк әйткәндә, якын киләчәктә рецепт буенча җибәрелми торган дарулар да дистанцион рәвештә сатыла башларга мөмкин. Әлегә рецепт буенча җибәрелми торган даруларны гына шул рәвешле сату рөхсәт ителә. Любовь Шәйхетдинова сүзләренә караганда, даруларны өйдән торып кына сатып алу эше коронавирус пәйда булган 2020 елның маенда популярлашкан. Быел бу хезмәттән барлыгы 2,1 мең кеше файдаланган.

Чыганак:https://vatantat.ru/2022/05/81895/

Фото: интернеттан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: