Теләче Информ

Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

Эчнең һич көтмәгәндә быгырдый торган гадәте бар. Еш кына аны тамак ачу белән бәйләргә күнеккән без. Әмма белгечләр эчнең мондый көйсезлеге җитди чирләр турында да кисәтергә мөмкин, дип ышандыра. Кайсы очракта чаң сугарга? Эч быгырдауны алдан кисәтеп буламы? Табиб-гастроэнтеролог, инфекционист, педиатр Наилә Дроздова шушы сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Эч быгырдауны мөстәкыйль авырулар рәтенә кертеп буламы?

Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге булып тора. Табиблар аны аерым бер чиргә санамый. Фәнни телдә ул борборигм дип йөртелә. Организмдагы ашкайнату процессы һәрчак ниндидер тавышлар белән уза. Бу эчәклек стенкалары кыскару белән бәйле. Гади телдә ул эч быгырдау дип йөртелә. Эч быгырдауга китергән берничә сәбәпне атарга мөмкин (шакмакта. – Д.Г.)

– Эч быгырдау борчыганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме? Әллә аннан  үзлегеңнән генә дә котылып буламы?

– Табиб буларак, мин теге яки бу билге күзәтелә башлауга ук белгечкә күренергә киңәш итәм, билгеле. Ә эч быгырдау, әйткәнемчә, ашказаны-эчәк авырулары турында кисәтергә мөмкин. Үз-үзеңне дәваларга маташу – зур хата. Халык медицинасына да, табиб сезне тикшереп, төгәл диагноз куйган очракта гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эч быгырдау – табигый халәт кенәме, әллә берәр чирнең билгесеме? Иң элек әнә шуны ачыклау мөһим. Шуңа күрә эч быгырдау борчыганда башта табиб-гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә, корсак куышлыгына УЗИ ясатырга, биохимик, гомуми кан анализы, бәвел тапшырырга, копрограмма узарга кирәк.

– Метеоризм, эч быгырдау ниндидер җитди чир, әйтик, яман шеш билгесе дә була аламы?

– Әйе, гади генә эч быгырдау да организмда җитди чир барлыгы турында кисәтә ала. Әйтик, организм глютенны эшкәртә алмаганда (целиакия) да еш кына эч быгырдай. Тора-бара моңа диарея, гәүдә авырлыгын югалту кебек билгеләр дә өстәлә. Организм сөт шикәрен (лактоза) кабул итә алмаганда да эч быгырдау башлана. Эч быгырдаудан башлана алган иң куркыныч чир булып юан эчәк яман шеше санала.

– Эч быгырдаган вакыттагы тавыш буенча ашказаны-эчәк трактының нәкъ менә кайсы өлешендә хилафлык барлыгын чамалап буламы?

– Әгәр эч, нигездә, төнлә быгырдый икән, бу – ашказаны-эчәк тракты мускулларының эшчәнлеге бозылган дигән сүз. Эч быгырдау аркада ятканда көчәйсә, монда эчәклек белән проблемалар бар дип шикләнергә җирлек бар. Эч быгырдау сул якка ятканда көчәйсә, ашказаны асты бизен тикшертергә кирәк. Иртәнге якта – йокыдан торгач яки уң якта ятканда эч быгырдау үт куыгындагы хилафлыклар турында кисәтә. Әгәр эч берөзлексез быгырдап торса, эчәклекнең суыру үзлеге начарланган яки организмда су чамадан тыш күп дигән сүз. Шуңа күрә ашаганда коры су эчмәү хәерле. Гомумән алганда, әгәр эч быгырдау даими рәвештә борчыса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Эч быгырдауны алдан кисәтеп буламы?

– Әгәр табибка күренгәннән соң, белгеч куркырга җирлек юк дип тапса, гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Эч быгырдамасын өчен, иң беренче чиратта ач йөрмәү зарур. Көн саен билгеле бер вакытта ашауны гадәткә кертегез. Иртүк ашап киткәннән соң, көне буе ач йөреп, кич белән генә тамак ялгау – дөрес түгел. Ашаган ризыкны ашыкмыйча, яхшылап чәйнәргә кирәк. Парда пешкән җиңелчә ризыклар ашау, көн дәвамында җитәрлек күләмдә чиста су эчү дә эч быгырдауны кисәтә. Билгеле булганча, кеше тәүлегенә гәүдә авырлыгының һәр килограммына 30–40 мл күләмендә чиста су эчәргә тиеш. Әмма аны ризык белән түгел, ашаудан бушап торган арада эчәргә кирәк. Каһвә эчүне дә чикләү зарур. Газлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартсаң яхшы. Шикәр,  бигрәк тә җиңел углеводлардан да ерак торыгыз. Алар организмда ачу процессы китереп чыгара. Бу шулай ук эч быгырдау, эч күбүләргә китерә. Стресстан да сакланыгыз. Көненә ким дигәндә өч тапкыр спорт белән шөгыльләнү, көненә 10 мең адым җәяү йөрү дә эч быгырдауны кисәтергә, ашкайнату эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә.

 

Тамак ачу. Эч быгырдау, нигездә, кешенең тамагы ач булганда күзәтелә. Ашказаны белән эчәклек бик нык кыскара, бу исә үз чиратында тавыш китереп чыгара. Озак вакыт ашамыйча торганда газлар ашказаны буйлап «йөри» башлый. Ул исә үз чиратында билгеле бер тавыш рәвешендә уза. Эч быгырдауның никадәр көчле булуы шушы эчәклек эченә җыелган газларның күплегенә бәйле.

Эч газлану. Билгеле бер продуктлар, әйтик, шул ук борчак, нут кебек кузаклылар, кәбестә ашаганнан соң да эч газланырга мөмкин. Алар эшкәртелгән чакта бик нык әчи, нәтиҗәдә эчтә газ җыела. Андый чакта шулай ук эч быгырдый.

Күп итеп һава йоту. Хәзер кеше ризыкны озаклап чәйнәмичә, аягөсте генә ашарга күнеккән. Ашыгып чәйнәгәндә, күп итеп һава йотыла. Бу шулай ук эч быгырдауга китерә.

Ашказаны-эчәк трактындагы ялкынсынулар, дисбактериоз. Бу авырулар ашказаны-эчәк трактына зур басым ясый. Әмма ялкынсыну вакытында эч быгырдаудан тыш кеше эч авыртудан, күңел болгану, диареядан да зарланырга мөмкин.

Кешенең психологик халәте. Даими рәвештә стресс кичергән кеше еш кына ашказаны-эчәк тирәсендә уңайсызлык сизә башлый. Киеренке халәттә, гадәттә, эч быгырдау, эч авырту, күңел болгану борчый.

Организмга ферментлар җитмәү. Ашказаны белән бәйле ниндидер хроник хилафлык аркасында ашказаны тиешенчә эшләп бетерми. Нәтиҗәдә ризык та тиешенчә эшкәртелми. Бу шулай ук эч быгырдауга сәбәпче була ала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85653/

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: