Электрон тәмәкенең зыяны турында
Шәһәр урамнарында кулларына кечкенә генә, төтен чыгара торган җайланма тоткан яшьләр күп очрый.
Вейп – электрон тәмәке. Әлеге сүз инглиз теленнән пар дигәнне аңлата.
- Вейп (электрон тәмәке) — ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма.
Электрон тәмәке составында зарарлы химик матдәләр күп. Шуларның иң куркынычы — этиленгликоль. Ул температура тәэсирендә таркала һәм шуның белән организмга зыян сала, аның агулануына китерә.
Тәмәке тарту җитди авырулар китереп чыгара: сулыш алу органнары, кан ясалу органнары, ашказаны һәм эчәклекләр эшчәнлегенә, нерв системасына да зур зыян сала.
Вейп яки электрон сигарет аэрозоле гади сигаретлар кебек үк үпкәләрдә кыска вакытлы ялкынсыну реакциясен китереп чыгара. Өстәвенә, никотинсыз сыеклык парлары көчлерәк зарарлануга китерергә мөмкин.
Электрон сигаретларның аэрозоле тәэсире иммун системасының реакциясен киметә һәм грипп, COVID-19 һәм башка респиратор авыруларны кузгатучыларга бирешүчәнлекне арттыра. Хәтта кыска вакытлы аэрозоль тәэсирендә дә бугаз һәм күз ярсуы, йөткерү һәм баш әйләнү мөмкин. Аэрозольдәге Никотин артерияләрне тарайта, ә бу йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин.
Йөклелек-тәмәке тартуның нәтиҗәләре аеруча җитди булган тагын бер чор. Булачак бала күбрәк зыян күрәчәк. Авырлы хатын тәмәке тартканда, яралгыга кан агымы кими, кислород ачлыгы барлыкка килә, бигрәк тә ана карынында баш мие формалашу вакытында куркыныч.Никотин организмның шикәрне ничек эшкәртүенә дә йогынты ясый, инсулинга каршы торучанлыкка һәм II типтагы диабет куркынычы югары булуга китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев