Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш?
Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.
Фидия сәдакасы мохтаҗларга (фәкыйрь) адреслы ярдәм күрсәтү булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки аңа тигез дәрәҗәдәге милке булмаган кеше санала. Гомер буе ураза тота алмаган кешеләргә фидияне мохтаҗларга түләргә яки аларны ашатырга кирәк. Уразасы тотылмыйча вафат булган кеше исеменнән фидияне аның варислары түли.
Фитр сәдакасы
Фитр сәдакасын түләү уразаның кабул булуы өчен мөһим. Ибн Габбас Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.с) шушы хәдисен китерә:
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) фитр сәдәкасын түләүне мәҗбүри итеп куйган, бу ураза тотучыны үзе әйткән артык яки дорфа сүзләрдән чистарту өчен кирәк дип, шулай ук ул мохтаҗлар өчен ризык – ярдәм чарасы буларак карала. Әгәр кеше бу вазифаны бәйрәм намазына кадәр үтәсә [хәерне тапшырырга, түләргә өлгерсә], бу – аннан кабул ителгән зәкят [мәҗбүри түләнергә тиешле, Аллаһның ихтыяры белән кабул ителә торган сәдаканың бер төре]. Әгәр фитр сәдакасы бәйрәм намазыннан соң бирелсә, ул бары тик сәдакадан гына китәр».
Фитр сәдакасын түбәндәге туганнарга бирү рөхсәт ителми:
1. Әти-әниләргә, аларның әти-әниләренә, әби-бабаларның әти-әниләренә һәм алга таба.
2. Балаларга, балаларның балаларына, оныкларның балаларына һәм алга таба.
3. Үз гаиләңә.
Искәрмә: шул ук вакытта мөселман үзенең абыйсына (энесенә) һәм апасына (сеңлесенә) фитр сәдакасын бирә ала.
Гаилә башлыгы фитр сәдакасын кемнәр өчен түләргә тиеш?
Мөселман фитр сәдакасын, үзеннән башка, Ислам буенча (балигълыкка җитмәгән) кече яшьтәге балалары өчен дә таратырга тиеш. Мөселманга фитр сәдакасын хатыны, ата-анасы яки балигълыкка җиткән балалары өчен бирү мәҗбүри түгел. Чөнки ул аларның милкенә дәгъва итә алмый. Әмма мөселман, теләге булганда, бу кешеләр өчен фитр сәдакасын бирә ала.
Фитр сәдакасы һәм фидиянекенә караганда, зәкят түләнә торган кешеләр исемлеге киңрәк. Анда халыкның шушы катламнары керә:
– фәкыйрьләр [нисабы булмаучылар, ягъни зәкят түләргә тиеш булмаучылар];
– хәерчеләр [ярлы һәм мохтаҗлар];
– зәкятне җыючылар һәм таратучылар;
– бурычларын түләргә хәленнән килмәүчеләр;
– Аллаһ юлында булучылар;
– мосафирлар.
Чыганак: https://shahrikazan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев