Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ФИТЫР СӘДАКАСын һәр мөселман кешесе бирергә тиеш

Рамазан аенда ФИТЫР СӘДАКАСын һәр мөселман кешесе бирергә тиеш.

Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:
әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга; улларга, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына; ирләр – хатыннарына, хатыннар – ирләренә.

ЗӘКӘТ, ФИТЫР сәдакасы һәм ФИДИЯне әти-әни ягыннан
абый, апаларга,аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.

СӘДАКАны Рамазан аенда бирәләр, Ураза гаете алдыннан бирү фарыз.

ФИТЫР сәдакасы фәкать мохтаҗларга бирелә.

Бирүче кеше укырга тиеш:

Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс сәмиигуль галиим. Әәмиин!
/Әй, Раббыбыз!
Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең. Әәмиин!

Сәдака алучы укырга тиеш:

Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Әллааһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыйәмәһү үәстәҗибе дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккиде имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикоһү гәләә хайри мәкасыйдиһ. Әәмиин!
/“Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер. Әәмиин.

Чыганак: https://vk.com/public17974132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев