Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ГӨЛДӘ ВАК ЧЕБЕННӘР чыкса

Вак чебеннәр чыгуга туфрак артык дымлы булу һәм андагы таркалмаган органик кисәкчәләр чери башлау сәбәпче. Гөл туфрагында черемәгән тирес, кайры яки үсемлек калдыклары булмаска тиеш.

Кышын гөлләргә су күп сипмәскә кирәк, аны төбендәге аслыкка гына салу яхшырак. 
Вак чебенгә каршы бакчачылык кибетләрендә препаратлар күп, әмма өйдә үсә торган гөлләргә химикат сиптереп булмый. Вак чебеннәргә каршы “Гром-2” препараты нәтиҗәле, 2-3 см җирне алырга, гранулаларны сибәргә һәм туфрак белән күмдерергә кирәк. Шулай ук “Мухоед” дигәнне табарга була, гранулаларны су сибәр алдыннан гөл төбенә салырга кирәк. Ике көннән корткыч бөҗәкләр үлеп бетә. Бу препаратлар үсемлекләргә зарарсыз, кеше һәм хайваннар өчен куркынычлылыгы өченче класста бәяләнә.

Чыганак: ирек мәйданы

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев