Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Яңа ел табынына нинди ризыклар куярга

Без Яңа ел табынын мулдан корырга ияләнгән. Табында буш урын калмасын өчен, күптөрле ризык әзерлибез.

Бер яктан, өстәлдә ризык төрлелеге булу яхшы. Икенче яктан, алар арасында организм өчен зыянлылары күбрәк. Яңа ел табынына гадирәк ризыклар куярга кирәк. Табынга бик майлы булмаган балык, ит, майонезсыз маринадланган шашлык та куярга була. Аксымга бай булган әлеге ризыклар яшелчә салаты белән яхшы үзләштерелә. Шуңа күрә өстәлгә яшел үләннәр, яшелчәдән ясалган, җиңел эшкәртелә торган салатлар кую отышлырак булыр. Беренчедән, өстәлгә матурлык иңәчәк, икенчедән, әлеге продуктлар организм өчен бик яхшы клетчатка ролен үти. Әйтик, грек салаты әзерләргә мөмкин. Аны ясавы да җиңел. Шулай ук шпинат, рукола, айсберг салатын кисеп куярга була. Күз алдында булгач, алар барыбер ашала. Аксымга бай ризыкларны эшкәртер өчен боларның да файдасы күп.

Табынга тозлы ризыклар куймагыз,   алар бөер өчен авыр. Ә менә ферментланган яшелчә яки шикәрсез, аш серкәсе кулланмыйча, үз согында тозланган кәбестә файдага гына булачак. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Кабымлыклар куярга теләсәгез, өйдә ясалган колбаса, пешерелгән иткә өстенлек бирегез. Өйдә ясалган колбасаларда глутамат булмый һәм организм өчен зыянлы тәмләткечләр дә кушылмый.

Майонез кулланылган салатлардан баш тартырга киңәш итәбез. Күпләр: «Майонезсыз салат булмый», – дияр. Бу очракта майонезны өйдә ясарга мөмкин. Шулай ук 50 грамм гади йогыртка 50 грамм майонез кушып болгатырга һәм аны салатта кулланырга була. Аның зыяны азрак булачак.

Баллы конфет, тортны җиләк-җимешкә алыштырырга кирәк.   Алар өстәлне дә бизи, организм өчен дә яхшырак. Ләкин банан, виноград һәм хөрмәне төнгә ашарга ярамый. Алар кандагы шикәр күләмен арттырырга мөмкин. Баллыдан баш тарта алмаучылар ПП-конфетлар куллана ала. Аларда шикәр күләме бик аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев