Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Яраннар – чып-чын өй докторы

Яраннарның файдалы үзлекләре күп

-хуш исе өйнең энергетикасын яхшырта;
-тавыш – низаглардан саклый;
-салкын тигәндә,
-тамак авыртканда,
-ютәл җәфалаганда,
-йокысызлыктан интеккәндә,
-кан басымы «уйнаганда»,
-тәндә яралар, тән пешүләр күзәтелгәндә,
-депрессия вакытында кулланалар аны.

Сезгә берничә рецепт:

1.САЛКЫН ТИЮДӘН: 1 литр суга 25 гр яран яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Шул су белән тамакны чайкатсаң, салкын тию бик тиз үтә.

2.ТЕШ СЫЗЛАГАНДА, яфракларны чәйнәргә кирәк. Стафилоккокны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, яран яфраклары һәртөрле ялкынсынулардан саклый.

3.ЧӘЧЛӘРГӘ: Яран төнәтмәсе кулланып юсаң,  чәч коелмый башлый.

4.ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН интегүчеләргә дә булыша яран гөле! 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып,1 сәгать салкын урында тотасың. Стаканның өчтән бер өлешен эчсәң, рәхәтләнеп йоклыйсың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев