Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Язын чәчләргә махсус карау кирәклеген онытмыйк

Язын чәчләргә махсус карау кирәклеген онытмыйк – һава үзгәрү, дымлылык кимү һәм витамин җитмәү чәчләрне сындыра, корыта.

Чәчләрегезне яхшы хәлдә саклау өчен түбәндәге киңәшләрне игътибарга алыгыз:

1. Витаминнар белән туендыру
Яз көне бөтен организмга витаминнар җитми. А, Е, С, Б, тимер һәм цинк витаминнарына бай ризыклар – җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, йомырка, балык ашагыз. 
Өстәмә рәвештә «чәч витаминнарын» яки «табигый майларны» (кастор, һинд кокосы) кулланыгыз. 
2. Дөрес юу
– Шампуньне чәч төренә туры китереп сайлагыз (яз көне коры чәчләргә составында гиалурон кислотасы булганнар яхшы). Аны учка салып күбекләндергәч кенә, су кушып, башка сөртегез. Очларына шампунь ышкымагыз. Гомумән, чәчләрне атнасына 2-3 тапкырдан да артык юмагыз. 
– Кондиционерны һәр юган саен кулланмаска тырышыгыз. Атнага 1-2 тапкыр тукландыргыч маскалар ясагыз (мәсәлән, бал белән май катнашмасы). 
– Су температурасы җылы гына булсын. Кайнар су чәчләрне корыта, ә бик салкын су май бизләрен яба. 
3. Эссе һавадан саклау һәм киптерү
Язгы җил һәм кояш чәчләрне киптерә. Шуңа күрә термосаклагыч спрейлар кулланыгыз. Булдыра алганча, чәчләр үзләре кипсен. Сөлге белән ышкымагыз. Фен белән киптергәндә, салкын һава сайлагыз. Кояшлы көннәрдә составында SPF булган спрейлар куллану яхшы, баш киеменнән дә йөрсәгез була. 
4. Чәч очларын кисү
Кыштан соң чәчләрнең очлары сынган була. Апрель-май айларында чәч очларын кисү – чәчләрнең сәламәт үсешенә ярдәм итә. 
5. Стрессны киметү һәм массаж
Стресс чәч коелуга китерә. Артык борчулардан сакланыгыз. Төнгә чәч тамырларына йомшак массаж ясагыз (кастор мае сөртергә була). Йокы режимын саклагыз – ким дигәндә 7-8 сәгать йокы кирәк.  
6. Табигый маскалар
– Йомырка белән бал катнашмасы – чәчләрне ныгыта.  
– Кокос мае белән авокадо катнашмасы – чәчләрне дымландыра. 
– Алоэ һәм кастор мае – чәчләрне үстерә.  

 

Чыганак: https://syuyumbikе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев