Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

Җиләкне тиешенчә карау, тукландыру уңышны гына түгел, хәтта тәмен, сыйфатын да үзгәртә.
Вакытында тукландырылган җиләк тә тәмле, сусыл һәм матур була. Җиләкне елына кимендә өч тапкыр тукландырырга кирәк. Беренчесе язын – вегетатив фаза вакытында, икенчесе – чәчәк ата башлагач һәм өченчесен – көзен, салкыннар башланганчы.
Әлбәттә, җиләкләрне тукландыру, корткычлардан саклау өчен сатуда нинди генә препаратлар юк хәзер. Тик күп кенә бакчачылар тулысынча диярлек «химия»дән баш тартуны хуп күрә. Чыннан да җиләкне чәчәк аткан вакытта кул астындагы чаралар белән тукландырып, мул уңыш җыеп алырга була.
Тукландыру ысуллары
Агач көле. Көл фосфор, калий һәм кальцийга бай булганлыктан, җиләк чәчәк аткан вакытта тукландыру өчен иң яхшы чараларның берсе булып тора. Файдалы катнашманы 10 л суга бер стакан көл болгатып ясап, кичкә калдырырга һәм икенче көнне һәр төпкә бер литр сибеп чыгарга киңәш ителә.
Кычыткан төнәтмәсе. Әлеге төнәтмә туфракны калий, кальций, тимер һәм марганецка баета, шунлыктан тамыр системасын көчәйтеп җибәрә, уңыш күләмен арттыра. Моның өчен мичкәнең яртысына сабагы белән бергә вакланган кычытканны салып, су өстәргә һәм 10–14 көнгә караңгы урында төнәтергә кирәк. Әзер төнәтмәне 10 л суга бер литр болгатып сибәргә киңәш ителә.
Тирес яки тавык тизәге. Алар җиләк чәчәк аткан вакытта кулланыла торган иң яхшы чаралардан санала. Катнашма калий, азот һәм фосфорга бай. Ул яңгыр суалчаннарын җәлеп иткәнлектән, туфрак сыйфатын да яхшырта. Файдалы катнашманы әзерләү өчен мичкәнең өчтән беренә тирес яки тавык тизәге салырга һәм мичкә авызына җиткәнче су тутырып каплап куярга. Катнашма бер атна торганнан соң тиреснекен 1:10, тавык тизәгеннән ясалганын 1:20 исәбеннән су белән болгатып, һәр төпкә бер литр чамасы сибеп чыгарга.
Чи чүпрә. 100 г чи чүпрәне 10 литр җылы су белән болгатып, капкач белән каплап кичкә әчетергә калдырырга. Җылы һәм яңгырсыз көнне һәр төпкә ярты литр сибеп чыгарга кирәк.
Йод. Ул җиләкне корткычлардан саклый, дымлы вакытта авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Аны, гадәттә, көл белән бергә кулланалар. 10 л суга бер стакан көл, 10 тамчы йод салып болгатырга һәм һәр төпкә ярты литр сибәргә киңәш ителә.
Нашатырь спирты. Әлеге катнашма җиләкнең авыруларга карата иммунитетын арттыра. 10 л суга 40 мл нашатырь спирты, бераз эретелгән хуҗалык сабыны кушып болгатырга һәм лейка белән җиләкләрнең өстенә сибеп чыксаң яхшы. Катнашманы ясаганда һәм сипкәндә респиратор һәм перчатка кулланырга киңәш ителә.
Чыганак; https://vatantat.ru/2022/06/85420/
Фото: интернеттан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.14500
-
8 август 2022 - 15:09Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана 10 нчы сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итә.12500
-
8 август 2022 - 14:56В Татарстане в рамках национального проекта «Экология» проведено лесовосстановление и лесоразведение на площади 2865 га В республике продолжается реализация регионального проекта «Сохранение лесов в Республике Татарстан» федерального проекта «Сохранение лесов» национального проекта «Экология». В его рамках по состоянию на 8 августа т.г. в Татарстане проведены работы по лесовосстановлению и лесоразведению на площади 2865,1 га. В том числе посадка лесных культур – на 1412,5 га, лесоразведение – на 104,6 га, комбинированное лесовосстановление – на 4 га, естественное лесовосстановление – на 1344 га.7800
-
8 август 2022 - 10:53Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлык Бәйгебез дәвам итә, дуслар! Инде нәтиҗәләр ясарга да күп калмый. Гариза тапшырырга ашыгыгыз! Ә әлеге фотоларда Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлыкны күрәсез. Искиткеч бит!15900
-
8 август 2022 - 10:33АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».10400
-
8 август 2022 - 09:01Эсселәр янгын куркынычын арттыра Бүген һәм алдагы тәүлекләрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Бүген көндез +30дан +32 градуска кадәр җитәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, явым-төшем көтелми.12000
-
8 август 2022 - 08:42Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз Бу көннәрдә райондашыбыз Бурганов Шамиль Галимҗан улы гаиләсе зур югалту кичерә.16300
-
8 август 2022 - 08:08«Кубань» салаты Кирәк булачак: 2 кило кызара башлаган (яки өлгереп җиткән, әмма каты булсын) помидор, 1 кило кыяр, 2 эре татлы борыч, 1 баш эре суган, 5 сарымсак теше, ярты әче борыч, 100 мл (ярты стакан) үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы серкә, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5–2 аш кашыгы тоз, 2 канәфер, төелгән борыч катнашмасы, тәменчә укроп.14700
-
7 август 2022 - 14:19Сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? Безгә Үзәк бистәсеннән Гөлфия Салихова менә шундый фото җибәрде 😅 Ә сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? 😊22800
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.28500
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.58600
-
7 август 2022 - 08:03Роза таҗларыннан – кайнатма Кирәк булачак: 300 грамм чәчәк таҗы, 300 грамм шикәр комы, ярты стакан су, 1 эре лимон согы.22300
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
8 август 2022 - 08:57Төтенне аралап кереп документларын гына алып чыгалар13 июнь көнне Теләче районы Үзәк авылында төнлә янгын чыгып, Галина һәм Ильнур Валиуллиннарның йорт- җирсез калуы хакында хәбәр иткән идек.16100
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.58600
-
6 август 2022 - 08:10Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде Теләче районы башкарма комитетынын 20.06 2022 ел 116 номерлы карары нигезендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде. Белем оешмаларын тикшеру 3 августтан 5 августка кадәр дәвам итте.49100
-
6 август 2022 - 08:26Матурлык бәйгесендә Олы Мишә авыл китапханәсе дә катнаша Олы Мишә авылы китапханәсенә килсәгез, сезне менә шушындый матурлык каршы ала икән, дуслар!37000
-
6 август 2022 - 16:58Олы Мишәдә "Урам бәйрәме" гөрли Күптән түгел Олы Мишә авылының Тукай урамында яшәүчеләр гөрләтеп урам бәйрәме уздырган.30100
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.28500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика