Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен яхшы белә. Ә мәктәптә укучыларның күбесе көненә уртача өч сәгать вакытын компьютер каршында үткәрә. Бу - социологик тикшерү нәтиҗәләре. Күптән түгел әти-әниләрнең күңеленә шом салган тагын бер мәгълүмат җиткерделәр: социаль челтәрләрдә малай-кызларны үлемгә чакыручы төркемнәр саны арткан. Балаларны ничек...
Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен яхшы белә. Ә мәктәптә укучыларның күбесе көненә уртача өч сәгать вакытын компьютер каршында үткәрә. Бу - социологик тикшерү нәтиҗәләре. Күптән түгел әти-әниләрнең күңеленә шом салган тагын бер мәгълүмат җиткерделәр: социаль челтәрләрдә малай-кызларны үлемгә чакыручы төркемнәр саны арткан. Балаларны ничек сакларга?
Бүген һәркемнең диярлек йортында компьютер бар. Интернеттан башка яшәүне күз алдына да китермибез. Балалар компьютер каршында сәгатьләр, көннәр буе утыра. Алар анда нишли, нәрсә белән мавыгалар - кайбер әти-әниләрне әлеге сораулар гомумән дә кызыксындырмый. "Иҗтимагый фикер фонды" мәгълүматларына караганда, өлкәннәрнең нибары 20 проценты ул-кызының социаль челтәрдәге сәхифәсен даими күзәтеп бара. Илдә яшәүче алты яшьтән зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен белә. 7-8 яшьлек сабыйлар "дөнья пәрәвезе"нә мөстәкыйль рәвештә керә. Мәктәп яшендәге балаларның 76 проценты компьютер каршында көненә уртача өч сәгать вакытын үткәрә. Ә 12-17 яшьлекләрнең һәр өченчесе тәүлекнең өчтән бер өлешендә интернетта "яши". Сораштыруда катнашучылар әйтүенчә, алар шул исәптән начар эчтәлектәге сайтларга да еш керә. "Балаларның 39 проценты порнографик сайтлар карый, 19 проценты көчләү күренешләрен күзәтә, ә 16 проценты комарлы уеннар белән мавыга", - ди белгечләр. Кыскасы, әти-әниләрнең чәчләре үрә торырлык.
Быелның беренче яртысында социаль челтәрләрнең берсендә үз-үзеңә кул салуга этәрүче сигез төркемнең ябылуы турында да билгеле булды. Ел башыннан бирле "Роспотребнадзор"га эшчәнлеге шикле булып тоелган 11 сәхифә турында хәбәр иткәннәр. Яз көне Приморье краенда чыккан фаҗигадән соң мондый куркыныч берләшмәләр саны бермә-бер артты, ди белгечләр. Рина Поленкова башта социаль челтәр аша үләргә җыенуы турында хәбәр иткән, соңрак поезд астына ташланган. Социаль челтәрдә узып баручы поезд сурәтен дә урнаштырган. Берәүләр бөтен социаль челтәрләргә бик эләргә тәкъдим итсә, икенчеләр исә ашыкмаска киңәш итә. "Мондый төркемнәргә нигездә үзенә шөгыль таба алмаган, тирә-юньдәгеләр тарафыннан игътибар һәм аңлашу җитмәгән балалар эләгә, - ди Казанның 33 номерлы мәктәбе укытучысы-психологы Эльмира Мифтахова. - Биредә алар үзләре өмет иткән "ярдәм"не эзләп табалар кебек тоела. Үз-үзенә кул салырга этәрүче төркемнәрдә малай-кызларның хис-тойгылары белән оста рәвештә идарә итәләр. Ничек юатырга икәнен дә яхшы беләләр. Шуңа күрә әти-әниләр баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне гел күзәтеп торырга, кирәк очракта ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш. Югыйсә сабый куркыныч төркемнәргә кереп китәргә дә мөмкин".
Баксаң, үз-үзенә кул салырга теләүчеләрнең күбесе нәкъ менә үсмерләргә туры килә икән. Хәер, моны дөрес аңларга кирәк. Малай-кызлар авыр хис-кичерешләргә каршы әнә шулай "көрәшә". "Якты дөньядан китәргә теләүче үсмерләр үлемне ниндидер төшкә охшаган, абстракт күренеш буларак кабул итә, - ди психолог. - Үз-үзенә кул салырга теләүче малай-кызларның 10 проценты нинди адымга барырга җыенуы турында тәгаен белә, калганнары исә якыннары һәм туганнарының үзенә игътибар иткәнен генә көтә".
Мондый куркыныч тулы булмаган гаиләләргә яки әти-әнисе эчкече булганнарга гына кагыла, дип фикер йөртүчеләр ялгыша. "Үз-үзеңне үтерү теләге кинәттән генә тумый, - ди Эльмира Мифтахова. - Ничек кенә булмасын, мондый адымга барырга җыенучыларның барысы да диярлек бу хакта тирә-юньдәгеләргә җиткерергә тырыша. Мәктәптә алган "икеле", баланың үз-үзенә бикләнүе, укырга барудан баш тартуы - болар барысы да әти-әниләр өчен сигнал булып тора. Малай-кызларның холкындагы үзгәрешләрне вакытында күреп ала белергә кирәк. Өлкәннәрнең ул-кызлары белән күпме вакыт бергә үткәрүе түгел, ә аны ничек уздыруы күпкә әһәмиятлерәк".
Бүген беренче сыйныф укучысының да интернетка тоташкан телефоны бар. Ә борчыган сорауга җавап эзләп табу өчен кемгә дә булса мөрәҗәгать иткәнче, социаль челтәрләргә кереп карау күпкә җиңелрәк.
Интернетта үз-үзеңә кул салырга өйрәтүче сайтлар да җитәрлек. Тик белгечләр тагын бер нәрсәне истән чыгармаска киңәш итә: башында начар уй булмаса, баланың мондый сәхифәләр корбанына әйләнү мөмкинлеге бик аз. "Бәхетле бала фәкать бәхетле гаиләдә генә үсә", - ди психолог. Гаиләдә низаг чыккан очракта, белгечкә мөрәҗәгать итүдән дә тартынып тормаска киңәш итте ул. Махсус психологик ярдәм үзәкләре дә һәрвакыт булышырга әзер. Боларга өстәп, әти-әниләр һәм балалар өчен ил күләмендә бушлай ышаныч телефоны бар. Моның өчен 8-800-2000-122 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев