Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җир җиләге

Җиләкнең вакларына кызыкмагыз, эреләрен күзләгез. Андыйлар чиләкне тиз тутыра;

Печән биек үскән җирдә җиләк эрерәк һәм сусыл була. Печәнсез җирдә алар вак, ташсыман һәм тиз кибүчән. Печәнне кул белән аерып карарга иренмәгез. Башын асылындырган җиләк печән арасына оста кача;

• Җиләк көтү йөргән җирдә күп үсә. Чөнки малларның тизәге җиләкнең тиз үрчүе һәм җитешүе өчен иң яхшы табигый ашлама;

• Күзгә күренгән һәрбер җиләккә алданып туктамагыз, иң элек аның күпләп үскән урынын табыгыз, шуннан иркенләп җыярсыз;

• Җиләкне тауга каршы җыеп менегез. Шулай эшләгәндә ул яхшырак күренә;

• Җиләк изелмәсен дисәгез - киң аслы савыт кулланыгыз;

• Аны берәмләп түгел, сыдырып җыегыз. Чүпләрен өйгә кайткач араларсыз;

• Җиләккә барганда җиңел, ләкин ябык кием киеп барыгыз. Черки-кигәвен мондый җирдә каты тешли.

Каен җиләгенең хуш исе, авызда эреп китә торган балдай тәменнән тыш, шифасы турында да белә идегезме? Ул - витаминнар чыганагы: күп күләмдә аскорбин кислотасы, каротин, В1,В2,РР витамыннары, пектин һ.б.нарны үзенә туплаган.

Каен җиләге:

• Организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк авыруларыннан саклый;

• Чамасын белеп ашаганда бавыр өчен дә файдалы;

• Кан басымы "уйнаганда", хәлсезлек, склероз булганда ашарга киңәш ителә;

• Азканлылык, организмда тимер тозлары җитешмәүдән интексәгез, каен җиләге сезнең өчен менә дигән табигый дару;

• Җиләкнең согын лосьон итеп бит тиресен чистарту: таплардан, сипкелләрдән, бетчәләрдән арыну өчен, җыерчыкларга каршы да файдаланалар. Аның составында тимер сливага караганда 2 тапкырга, ә виноград белән чагыштырганда 40 тапкырга артыграк. Кальций күләме буенча да ул җиләк-җимешләр арасында беренче урында тора. Тик кайбер кешеләргә җиләк, хәттә аның исе дә аллергия бирә, чама хисен югалтмагыз!

Каен җиләген, файдалы үзлекләрен югалтмасын дисәгез, кышка туңдыргычка катырып куегыз. Әгәр дә варенье ясарга теләсәгез, иң гади ысул мондый: җиләкне чистарткач, блендер ярдәмендә издерәбез һәм шикәр комы белән туглап, савытларга тутырып туңдыргычка куябыз. Бер стакан җиләккә бер стакан шикәр комы исәбеннән әзерлибез.

Җиләкле җәйләрегез ямьле булсын!

http://tulachi.ru

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев