Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иртә һәм соң өлгерешле кишерне бергә куярга ярамый

Кишернең ничек саклануы аның ничек өлгерүенә һәм тамыразыктагы сахароза белән глюкозаның чагыштырмасына бәйле. Кишердә сахароза күбрәк булырга тиеш. Әлеге шартларга туры килә торган сортлар бар. Болар - конуссыман үсүче Валерия, Шантенэ, Московская зимняя, Несравненная сортлары. Алар кышны исән-имин чыгып, киләсе җәйгә кадәр саклана. Иртә өлгерә торган кыска буйлы сортлар (Парижская...

Кишернең ничек саклануы аның ничек өлгерүенә һәм тамыразыктагы сахароза белән глюкозаның чагыштырмасына бәйле.

Кишердә сахароза күбрәк булырга тиеш. Әлеге шартларга туры килә торган сортлар бар. Болар - конуссыман үсүче Валерия, Шантенэ, Московская зимняя, Несравненная сортлары. Алар кышны исән-имин чыгып, киләсе җәйгә кадәр саклана. Иртә өлгерә торган кыска буйлы сортлар (Парижская каротель) үзлеген тиз югалта. Әгәр көз соң килеп, тамыразык җирдән соңрак казылса, соң һәм уртача өлгерешле сортлар шикәр белән клетчатка тупларга өлгерә. Бу исә кишер озаграк саклана дигән сүз. Ә иртә өлгерә торганнары исә, киресенчә, органик матдәләрне кирәгеннән артыграк туплый. Нәтиҗәдә, кишер тиз чери.
Кишер үскән туфракка да игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, Шантенэ балчыклы туфракта тармакланып үсә, йомшак була. Димәк, сакланасы уңыш ике тапкырга кими дигән сүз.

Киселгән кишер дә согын тиз югалта. Казылган кишерне җил һәм кояшка күрсәтмәскә тырышыгыз. Кишерне бәрәңге кебек үк +10...+14 градуста атнадан артык чыныктырырга кирәк. Кишер -1 градуста өши. Җебегәннән соң зарарланган тукымалар согын тиз югалта, анда микроорганизмнар үрчи башлый. +5 градустан югарырак температурада кишер шытымнар җибәрә.
Язын кишер орлыгын карап чәчәргә кирәк. Юкса күпләр иртә һәм соң өлгерешле сортларны бергә чәчеп, бер вакытта ала. Саклаганда да аерым урнаштырыгыз.
Кишерне саклауның иң отышлы юлы: балчык измәсенә манып киптерү.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев