Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ютәлне ничек аерырга?

ОРВИ вакытында гадәттә коры ютәл борчый. Ул авыруның беренче 3–4 нче көнендә күзәтелә. Грипп вакытында башта коры ютәл пәйда була. Тора-бара ул юешкә әйләнә.

Бронхит
Борынга томау төшү, тамак авыртуга коры ютәл дә өстәлә. Ютәл бу очракта сулыш юлларында лайла җыелып, тукымаларның зарарлануы турында сөйли. Кеше өчен иң авыры – кискен бронхит. Андый чакта коры ютәл борчый, какырык купмыйча тилмертә, тора-бара күкрәк читлеге авырта, кабырга аралары сызлый башлый, тамак төбе кытыкланып тора, авыз кибә. Кискен бронхит еш кына антибиотикларга да бирешми.

Аллергия

Аллергия чорындагы ютәл вакытында тән температурасы күтәрелми, кичкә таба йөткерү көчәя, хәтта буыла башлыйсың.  

Коронавирус
Ютәл – коронавирусның иң беренче билгеләренең берсе. COVID-19 очракларының 70 процентында нәкъ менә ютәл күзәтелә. Ул коры да, юеш тә булырга мөмкин. Үпкәләр бик нык зарарланганда, какырыкта кан да күренергә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154141/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев