Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КАБЫКЛЫ БӘРӘҢГЕ ФАЙДАСЫ

Бәрәңге составында 32 төрле микроэлемент барлыгын белә идегезме? Шуның иң мөһиме — калий. Кабыгында ул 1,5 тапкыр күбрәк.

Бәрәңгенең чи килеш согын куллану ашказаны җәрәхәтен, гастритны, төрле ялкынсынуларны дәвалый.
Бәрәңгене кабыклы килеш мичтә, көлдә, духовка мичендә пешереп ашау файдалы. Совет чорында сары авыруы (гепатит) белән чирләп ятучыларга хастаханәдә көн саен мичтә пешкән бәрәңгене дару урынына бирәләр иде.
Бәрәңге матурлык яшелчәсе дә әле ул! Чи бәрәңгене угычтан уып, бераз көрпәле бодай оны, сөт кушып, бит һәм муенга битлек итеп сыларга була.
Рушания МИНСӘГЫЙРОВА, Спас районы.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X