Кадер кичәсендә укыла торган дога
Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.
Мөхәммәд пәйгамбәрдән хатыны Гаишә анабыз бервакытны сорады: “Йә Аллаһның илчесе? Әгәр дә мин Кадер кичәсенең җиткәнен сизсәм, нинди дога укырга тиеш?” Ул әйтте: “Син әйт: “Әллаһүммә иннәкә гафувун, кәримүн. Түхиббүль-гафвә, фәгъфү ганнии”. Мәгънәсен: “Йә Аллаһ! Син, һичшиксез, гафу итүче, Юмарт. Син гафу итүне яратасың. Минем гөнаһларымны гафу итсәң иде”.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән календарь буенча карасак Кадер кичәсе 8 майдан 9ына каршы төнлә (26 Рамазаннан 27 Рамазанга) үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев