Каен суы эчегез...
Ниһаять, урман-кырларыбыз калын кар катламыннан ачылды. Димәк, табигатьнең кешеләргә биргән беренче “сый-хөрмәт”еннән авыз итәргә вакыт. Каен суы ярдәмендә дәваланып буламы? Бүген сүз шушы татлы эчемлек турында.
Каен суы витаминнарга, төрле минералларга, тимер һәм табигый шикәргә бай. Гемоглобинны күтәрү өчен бер үк күләмдә алынган каен суын алма, кишер, чөгендер сутлары белән катыштырыгыз. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 15 минут алдан 50 миллилитр шушы эчемлекне кулланырга кирәк. Ә иммунитетны ныгыту өчен бер үк күләмдә каен суы белән сөткә бераз бәрәңге крахмалы кушып эчемлек ясыйлар.
Кан басымы югары булганнарга да файдалы каен суы. Гадәттә, мондый авырулар баш, йөрәк авыртуына зарлана, бик тиз шешенә. Көненә 2 тапкыр ярты стакан каен суы эчү кан тамырларын чистартачак, организмдагы артык суны чыгарачак.
Салкын тию авыруларыннан, туберкулездан, тамак авыртуыннан көненә ике тапкыр 100 миллитр каен суы эчү файдалы. Температура күтәрелгән очракта каен суыннан файдаланырга онытмагыз. Шулай ук каен суында чылатылган тукыманы авыруның маңгаена, терсәгенә,тубыкларына да куялар.
Тире авыруларын дәвалау өчен дә каен суын еш кулланалар. Моның өчен каен суы белән юыныгыз, яраланган урынга компресс куегыз.
Каен суы бөердәге ташларны юкка чыгаруда да киң кулланыла. Моның өчен суны 3 ай дәвамында эчәргә кирәк, ди белгечләр.
Чәч коелуны туктату өчен бер үк күләмдә әрекмән тамырыннан ясалган кайнатманы, аракыны һәм каен суын кушып, чәч тамырларына сөртегез. Ә чәч куагыннан котылу өчен башны каен суы белән юалар.
Чыганак: Кызыл Таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев