Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Каен суының файдасы

Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына бар диләр. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп. Шулай ук В-группа витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша.

Шулай ук кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар анда. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктозадан каен суы әчкелтем-баллы тәмдә.
 

 Каен суы нинди очракта дәва була ала?

1. Тамак авыртканда, ангина вакытында, йөткергәндә бераз җылытылган каен суы файдалы.

2. Авыз куышлыгын дәвалау өчен яхшы. Кариес вакытында тешне чайкаталар. Теш эмаленә уңай тәэсир итә.

3. Авыртуны баса торган күп даруларны алыштыра ала.

4. Салкын тигәндә, аеруча томау вакытында көнгә 1 стакан эчәргә киңәш итәләр. Температура булганда да булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев