Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КАТЫ КОРТНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре җавабы:

— Проволочник, гадәттә, әче туфракта була. Шуңа иң элек бакчагызның туфрагы нинди икәнен ачыкларга иде. Туфрак азрак әчерәк икән, 1 квадрат метрга 250-300 грамм, уртача әчелектә булса, 500-600 грамм исәбеннән известь яки доломит оны кертергә кирәк. Моны көзен җирне сөрү, казу алдыннан эшләү яхшырак, проволочник качачак. Известьләүнең файдасы кимендә 7-8 елга җитә. Корткычка каршы махсус препаратлар да бар. Мәсәлән, “Провотокс” чыннан да проволочникны юк итә, әмма җир әче булса, алар кабат барлыкка киләчәк. Каты корт дымлы урынны ярата.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X