Кәбестәне кайчан җыярга һәм аны ничек сакларга?

Кәбестәне кайчан җыярга һәм аны ничек сакларга? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Безнең бакчаларда үсә торган башлы кәбестәдән тыш, Җир шарында аның тагын 35ләп төре бар. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, әлеге яшелчә бик файдалы, ул дәвалау үзенчәлегенә ия. Аның составында аксым, файдалы минераль тозлардан кальций, калий, марганец, фосфор, шулай ук...
Кәбестәне кайчан җыярга һәм аны ничек сакларга? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Безнең бакчаларда үсә торган башлы кәбестәдән тыш, Җир шарында аның тагын 35ләп төре бар.
Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, әлеге яшелчә бик файдалы, ул дәвалау үзенчәлегенә ия. Аның составында аксым, файдалы минераль тозлардан кальций, калий, марганец, фосфор, шулай ук С, РР, В1, В2, В3, U витаминнары бар.
Кәбестәне, сортына карап, төрле вакытта җыярга кирәк. Иртә өлгерә торганнарын өлгерү белән җыеп алалар. Ә менә соң өлгерә торган кәбестәнең үсеш вакыты 200 көн булырга тиеш. Андыйларны, гадәттә, саклауга куялар. Соңгы сортларны октябрь аенда гына җыярга кирәк. Кайбер бакчачылар көннәр бераз суыта башлау белән кәбестәне түтәлдән алу ягында. Әмма болай эшләргә ярамый. Нәкъ көннәр салкынайткан вакытта анда глюкоза һәм башка витаминнар туплана.
Кыш өчен сакларга куйганда кәбестәне пычак белән кисеп түгел, ә әйләндереп тартып алсаң яхшы. Җыеп алу белән идән астына кертеп куярга ярамый. Яфраклары бераз җилләсен өчен бер тәүлек тотарга кирәк. Көннәр явым-төшемле булмаса, бакчада калдыруың хәерлерәк. Бары тыгыз, бозылмаган кәбестәләрне генә сайлап алып, сакларга куярга була. Андыйлар озаграк саклана.
Идән астында
Кәбестәне идән астында берничә ысул белән сакларга була. Әмма, иң мөһиме, андагы температура 1дән алып 4 градуска кадәр җылы һәм дымлылык 90 процент булырга тиеш. Стеналарында күгәрек булмасын өчен аны җилләтеп тору кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый.
Кәбестәне элеп, киштәләргә тезеп, азык пленкасына төреп сакларга була. Киштәләргә тезеп саклаганда, өске яфракларыннан арындырып, кәгазьгә төрергә кирәк. Араларыннан һава йөрерлек булсын. Ә менә элеп сакларга уйласагыз, өрлек һәм эләктергечләр булырга тиеш. Бау белән бәйләп күчәненнән элеп куйган очракта, анда һава яхшырак йөриячәк. Азык пленкасы белән төреп кую яңарак кына көнкүрешкә килеп керде. Бу рәвешле төреп куйсаң, ул икенче җәйгә кадәр сакланырга мөмкин. Моның өчен һәр кәбестәне ак яфракларга кадәр чистартырга, күчәнен бераз кисеп, һава кермәслек итеп пленка белән төрергә кирәк.
Балконда
Шәхси йортта яшәүчеләр кышка дигән запасларын идән астында саклый алса, фатирларда гомер итүчеләргә бу яктан кыенрак. Балконда исә бары тик көннәр салкынайтканчы гына тотарга була. Яхшылап җылытылган балконда гына кыш көне бераз сакларга мөмкинлек бар. Яшелчәләрне пенопласт яки башка җылыткычлар белән тышланган иске шкафта да тотарга була. Моның өчен кәбестәне азык пленкасы яки кәгазьгә төрергә кирәк. Дөрес, мондый җылытылган шкафта да алар өшергә мөмкин, шуның өчен тикшереп торыгыз.
Суыткычта
Шәһәр фатирында гомер итүчеләр өчен иң кулае - суыткычта саклау. Моның өчен кәбестәнең өске яфракларыннан арындырып, күчәнен бераз кисеп алырга да, яшелчәләр саклана торган урынга куярга. Тик мондый шартларда кәбестә тиз бирешә. Шуңа күрә дә вакыт узу белән аны яфракларыннан арындыргалап торырга онытмагыз. Азык пленкасы белән төреп тә саклап була. Бу вакытта пленка астында су тамчылары барлыкка килә икән, димәк, кәбестәнең "сулышы кысылган", аңа "һава сулатырга" кирәк. Бер көн чамасы ачык килеш торганнан соң, кабат пленкага төрергә. Шулай ук кәгазь пакетлар да ярдәм итә ала. Алар кәбестәне "сулатачак", һәм ул тиз генә шиңмәячәк.
Чәчәкле кәбестә сакланамы?
Чәчәкле кәбестә башка төр кәбестәләргә караганда нәзберек. Ул башлы кәбестәгә караганда начаррак саклана, тиз чери. Аны әрҗәләргә салып, пленка белән каплап, идән астында температура 0 градус булганда 2 ай сакларга була әле. Чәчәкле кәбестәне элеп тә саклап була, бу вакытта аның өске яфракларын өзәргә кирәк. Бу рәвешле бер ай дәвамында яхшы саклана. Чәчәкле кәбестә озак саклансын дисәгез, иң яхшысы туңдыргычка кую. Моның өчен аны берничә кисәккә бүлеп яхшылап юарга, 5 минут чамасы пешерергә. Пакетларга салып, туңдыргычка куярга.
vatantat.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 16:34Бәйрәм чарасы үтте Бүген Теләче стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан традицион бәйрәм чарасы булып үтте.16902
-
13 август 2022 - 14:34Гидрометеоүзәк әбиләр чуагы булачакмы дигән сорауга җавап бирде Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый. Мәсәлән, Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 2013 елда уртача полосада яшәүчеләр әбиләр чуагын күрә алмаган.16400
-
13 август 2022 - 11:32Татарстанның иң хәтәр 9 комлыгы билгеләнгән: берсендә эчәк инфекциясе таякчыклары табылган Татарстанда 9 пляж, гигиена таләпләренә туры килмәү сәбәпле, коенырга-ял итәргә ярамый, дип танылган. Өстәвенә берсендә эчәк инфекциясе таякчыклары да табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.16900
-
13 август 2022 - 10:28Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга? Белгеч фикере Алексей Павлов, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры:17700
-
13 август 2022 - 09:22“Көрәшкә чагыштырмача соң килдем” Казанда белем алып, районга кайтып, бер ел дәвамында Үзәк, Алан урта мәктәпләрендә көрәш түгәрәге алып барган яшьбелгеч - тренер Алмаз Альфред улы Сәетовны шушыкөннәрдә генә яңа эшкә – “Форпост” яшьләр оешмасына җитәкче итеп билгеләделәр. Аңа яңа эшендә уңышлар теләп калабыз.30800
-
13 август 2022 - 08:11Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.10000
-
13 август 2022 - 08:10Опрос в целях выявления мнения граждан о качестве условий оказания услуг организациями социального обслуживания в Республике Татарстан Уважаемые жители района! Мы проводим опрос в целях выявления мнения граждан о качестве условий оказания услуг организациями социального обслуживания в Республике Татарстан Помогите нам стать лучше!12900
-
13 август 2022 - 08:10Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасында көтеп калабыз! Райондашлар! Сезне бүген стадионда, Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасында көтеп калабыз! !6600
-
13 август 2022 - 08:06Районда урып- җыю вакытында югары эш күрсәткечләренә ирешкән механизаторларга сертификатлар тапшырдылар Районда урып- җыю вакытында югары эш күрсәткечләренә ирешкән механизаторларга сертификатлар тапшыру матур гадәткә керде.30500
-
13 август 2022 - 07:50Кишер яфрагы белән помидор маринадлау Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мулрак итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1 л банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез9501
-
13 август 2022 - 07:18Бөртеген дә югалтмыйк! Районда барлык хуҗалыклар да игеннәрне урып -җыюга кереште.12300
-
12 август 2022 - 16:20АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.7400
-
12 август 2022 - 13:38Балалар бакчасы гөлләргә күмелеп утыра Районыбызның " Аленушка" балалар бакчасындагы матурлык🌺🌺🌺13400
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
13 август 2022 - 07:1413 август – Физкультурачылар көнеХөрмәтле спортчыларны, тренерларны, ветераннарны һәм башка спорт сөючеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз.11700
-
13 август 2022 - 07:25Требуются пилорамщик на ленточный пилорам, тракторист, разнорабочие, водители на КамАЗ. Тел. 893930989248800
-
13 август 2022 - 09:22“Көрәшкә чагыштырмача соң килдем” Казанда белем алып, районга кайтып, бер ел дәвамында Үзәк, Алан урта мәктәпләрендә көрәш түгәрәге алып барган яшьбелгеч - тренер Алмаз Альфред улы Сәетовны шушыкөннәрдә генә яңа эшкә – “Форпост” яшьләр оешмасына җитәкче итеп билгеләделәр. Аңа яңа эшендә уңышлар теләп калабыз.30800
-
13 август 2022 - 08:06Районда урып- җыю вакытында югары эш күрсәткечләренә ирешкән механизаторларга сертификатлар тапшырдылар Районда урып- җыю вакытында югары эш күрсәткечләренә ирешкән механизаторларга сертификатлар тапшыру матур гадәткә керде.30500
-
11 август 2022 - 07:24Олы Мәтәскә авылы китапханәсенә бик күп исемдә газета-журналлар килә Китап укучылар алар белән даими танышып торалар.19700
-
11 август 2022 - 07:07Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә Бакчаларыбызда мул уңыш биреп утырган кыярның файдасы санап бетергесез. Ул кальций, тимер, магний, калий, фосфор, цинкка, К витаминына бай. Кыяр 96 процент судан тора. Шуңа күрә ул шикәр авырулы, ябыгырга теләүчеләр өчен бик файдалы.17900
-
13 август 2022 - 10:28Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга? Белгеч фикере Алексей Павлов, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры:17700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика