Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кәбестәне корткычлардан ничек сакларга?

Өч литр суга бер кечкенә шешә валериан һәм бер аш кашыгы сыек сабын салып сибүчеләр дә бар.

Кәбестәләр чәчәк борчасыннан, кәбестә күбәләге кортыннан, көядән зыян күрә. Аларны бу корткычлардан ничек сакларга? Кайбер бакчачылар кәбестә кортын йомырка кабыгы куркыта дигән фикердә. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен йомырка кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчендәгесен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез. Болай иткәндә, имештер, кәбестә күбәләкләре, йомырка кабыгын  үзләренең «кардәшләре» дип белеп, бу урында барыбызга да ашарга җитмәс дип, йомырка салырга ашыкмыйлар.
Өч литр суга бер кечкенә шешә валериан һәм бер аш кашыгы сыек сабын салып сибүчеләр дә бар. Болай эшләгәндә кәбестәгә корткычлар һөҗүм итми. 

Фарсель Зыятдиновтан киңәшләр
Кәбестә күбәләге гусеницасы һәм кәбестә ябалакчыгына каршы кәбестәләрне ике тапкыр трихограмма яки бактериаль препаратлар (Энтобактерин, Дендробациллин) белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 20 гр препаратны 10 л суда эретәсең. Үлән төнәтмәләре дә кулланырга була. Помидор сабагы һәс яфракларыннан кайнатма ясагыз. 2 кг помидор сабагын ваклап, шуңа 10 л су салып, ярты сәгать кайнатасың һәм сөзәсең. Барлыкка килгән 4 л кайнатмага 10 л булганчы су өстисең дә үсентеләргә бөркисең.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X