Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КИМЕРҮЧЕЛӘР ЗЫЯН САЛМАСЫН

Лалә, крокус, нәркис суганчаларын сентябрь азагы-октябрь башында утыртырга кирәк. Язын иртәрәк чәчәк атсын өчен кояшлы урын сайлагыз.

Суганчаларны кимерүчеләр ярата. Алардан саклау өчен махсус кәрзиннәр чыгарыла, бакчачылык кибетләреннән таба аласыз. Суганчалар арасына каен дегете, Вишневский мазена манылган чүпрәк кисәкләре күмеп калдыра аласыз. Аларның исе кимерүчеләрне куркытачак.

Пластик торт савыты төбенә һәм тирәсенә тишекләр тишеп, суганчалы чәчәкләр утырту өчен кәрзинне үзегез дә ясый аласыз. Болай суганчалар җирдә югалмый, чәчәк атып бетергәч, казып алуы уңайлы.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев