Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көн дә кефир эчегез! Ни өченме?

Иммунитетны ныгыту өчен диетологлар кефир эчәргә киңәш итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, кефир бик күп файдалы үзлекләргә ия, ул эчәклекне токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Атнага бер тапкыр әлеге продукт ярдәмендә бушану көннәре оештырыгыз, ди диетолог Елена Соломатина. Табиб белдергәнчә, моның өчен бер литр кефирны берничә өлешкә бүләргә һәм көн дәвамында эчәргә кирәк. Шулай ук аңа яшелчә, җиләк-җимеш кушарга, кефирдан салкын ашлар ясарга мөмкин.
Белгеч билгеләп үткәнчә, кефирны даими куллану иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.

“Әлбәттә, бер литр кефир эчеп кенә, иммунитетны ныгытабыз һәм шуның белән вәссәлам дигән сүз түгел. Ләкин эш шунда ки, безнең иммунитетның 70 проценты эчәклектә тупланган һәм турыдан-туры кефир йогынты ясый торган микробиот торышына бәйле. Кефир пробиотик булып тора, ул кирәкле бактерияләр белән тулыландыра, организмның эчтән һәм тыштан килә торган патоген флора белән көрәшү мөмкинлеген билгели”, – ди Елена Соломатина.

Диетолог сүзләренчә, микробиотның уңай халәтен саклап калу өчен, көненә бер кефир стакан кефир эчеп кую җитә. Шулай ук аны башка әчетелгән сөт продуктлары белән дә чиратлаштырырга мөмкин.

Фото:http://pixabay.com

 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев