Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Косасы килсә, лимонлы су эч

Лимон судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйли, тукымаларны тукландыра торган С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай.

Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалый торган һәм косметик чара булып санала.
АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.
ЙӨТКЕРГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.
ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон суы тамызасың.
ВИРУСЛАРГА КАРШЫ чөгендер һәм лимон суы кушылмасы — иң яхшы чара.
ГИПЕРТОНИЯДӘН интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.
БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.
КҮҢЕЛ БОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.
ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.
ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.
КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.
БОРЫН КАНАГАНДА борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kosasy-kils-limonly-su-ech-limonny-bez-belmgn-serlre

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев