Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кычытканнан төнәтмә

Кычыткан кеше организмы өчен генә түгел, үсемлекләрне ашлау өчен дә файдалы үлән. Ул аеруча да азотка бай. Кычытканның яфраклары һәм сабагында 50 процентка кадәр азот, 37 процентка кадәр кальций, 34 процентка кадәр калий, 6 процентка кадәр магний бар.

Кычытканны ботагы белән җыеп, вак итеп турарга. Шуны пластик, капкачы ябыла торган савытка тутырырга. Савыт үлән белән кимендә яртылаш тулган булырга тиеш.

Төнәтмә ясау өчен тимер савыт кулланмагыз. Әчегәндә ул реакциягә керүе бар. Бу исә төнәтмәнең нәтиҗәлелеген киметә.

Савытка 30-40 градуслы җылы су салалар. Артык кайнар су кулланмагыз. Ул кычытканның файдалы үзлекләрен бетерә.

Катнашма 12-16 көн әчи. Шул вакыт аралыгында савытны ачып, даими рәвештә болгатырга кирәк.
Әгәр үләннәр карасу төскә кергән икән, төнәтмә әзер дигән сүз.

Уңыш һәм нәтиҗәлелек кычыткан төнәтмәсен ничек куллануыгызга бәйле. Помидор, бакча җиләге, кишер аны бик яратып кабул итсә, суган, сарымсакка сибәргә киңәш ителми.

Төнәтмәне яшелчәләргә атнага бер тапкыр сибәләр. Моның өчен аны 1:10 чагыштырмасында суга кушарга кирәк. Үсемлекнең тамыр өлешенә шундый 1 литр су сибү җитә. Артыгы яндыруы бар. Ә яңа гына күчереп утыртылган үсемлекләргә 0,5 литр да җитеп тора.

Әгәр төнәтмәне тамырларга түгел, ә яфракларга сиптерәсез икән, ул чагында 1:20 чагыштырмасында су белән кушу таләп ителә.
 

Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев