Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Кыяр яфраклары таплар белән капланса нишләргә

Кыяр яфраклары кайвакыт шикле таплар белән каплана, саргая һәм сәламәт кыяфәтен югалта башлый. Бу бигрәк тә озакка сузылган яңгырлардан, салкынча төннәрдән һәм температураның кискен үзгәрүеннән соң була.

Бу беренче билгеләргә вакытында игътибар итмәсәң, уңышның шактый өлешен  югалтырга мөмкинсең.

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ:

1. Зарарланган яфракларны шунда ук өзәргә

2. Авыруның беренче билгеләре булганда үсемлекләргә биофунгицидлар сиптерергә кирәк.  Эшкәртүне кич белән коры һавада эшлиләр,  7-10 көннән процедураны кабатларга кирәк.

3. Яфракларны тиз киптерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Суны тамырга гына сибәргә кирәк. Чык яисә яңгырдан соң үсемлекләр никадәр тизрәк кибсә, авыруның алга таба үсү куркынычы шулкадәр азрак.

КИҢӘШЛӘР:

1. Кыярларга салкын су сипмәгез-бу үсемлекләрне көчсезләндерә һәм авырулар куркынычын арттыра.
2. Беренче симптомнарны күрми калмас өчен, үсемлекләрне атнага 2-3 тапкыр булса да тикшерегез.
3. Яңгырлы көннәрдән соң кыярларга аерым игътибар бирегез — нәкъ менә шушы чорда проблемалар тиз үсә.
4. Түтәлләрнең нык куеруына юл куймагыз, һаваның яхшы циркуляциясе авырулар куркынычын сизелерлек киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев