Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Кыяр нигә кәкрәя?

Кетердәп торган матур кыяр җыю чорын озайту, гомумән, уңышын арттыру өчен нишләргә? Агроном Николай Роговцевның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Туфракка азот һәм калий җитмәү – кыярның начар үсүенең төп сәбәпләреннән берсе. Азот аз булса, яшелчә кәкрәя, төссезләнә, бер очы тараеп, асты өскә әйләндереп куелган груша рәвешенә керә (өсте киңәеп, асты тарая), сабагы нечкәрә һәм яфраклары саргая. Бу очракта аммиак селитрасы (10 литр суга 25 грамм исәбеннән) яки мочевина эремәсе (18 грамм) кулланырга мөмкин. Август ахырында, яфраклары тупаслангач, тагын мочевина эремәсе (10 литр суга 10–12 грамм) бөркисе булыр.

Ә инде кыяр (шулай ук ташкабак) груша рәвешенә кереп үсә башласа, яшелчәгә калий җитмәгәнне аңлата. Димәк, туфракка ашыгыч төстә калийлы ашлама: әче күкертле калий (сернокислый калий) (10 литр суга 20 г) яки көл (1–2 стакан) эремәсе кертергә кирәк.

Кыярга хәл кертеп җибәрү, ончыл чык авыруыннан саклау өчен тирес төнәтмәсе дә бөркергә мөмкин. Моның өчен бер өлеш тирескә өч өлеш су салып, 2–3 көн төнәтәләр. Шуннан бер өлеш төнәтмәгә өч өлеш су өстәп сөзәләр һәм үсентегә бөркиләр. Суны дөрес сипмәү дә кыярның дөрес үсмәвенә китерә. Ике-өч көнгә бер тапкыр кояшта җылынган суны гына сибәбез. Ә инде август урталарыннан атнасына бер тапкыр сибү дә җитә. Һава температурасының «уйнавы». Гадәттә көзгә таба (шулай ук сезон башында) шулай була. Температура төшкәч, кыярга, кәкрәю генә түгел, әче тәм дә керә башлый. Төннәрен суык була башлагач, хәтта теплицадагы кыярларны да өстәмә җылыту ягын карарга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148822/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев