Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә

Бакчаларыбызда мул уңыш биреп утырган кыярның файдасы санап бетергесез. Ул кальций, тимер, магний, калий, фосфор, цинкка, К витаминына бай. Кыяр 96 процент судан тора. Шуңа күрә ул шикәр авырулы, ябыгырга теләүчеләр өчен бик файдалы.

Эссе көннәрдә, кыяр ашап, кан басымын җайга салырга була, ди табиблар. Моннан тыш, кыяр тән тиресен шомарта, апатия һәм депрессиягә каршы тору сәләтен арттыра, кан басымын һәм йөрәк ритмын нормага китерә. Әлеге яшелчәнең тагын бер яхшы ягы бар: ул хәтта бөерләрдәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә.

Шешенүдән. 1 уртача кыярны шакмаклап турап, бер стакан суга салып, сүрән утта 5 минут кайнатырга кирәк. Әлеге төнәтмәне атна-ун көн дәвамында ашар алдыннан көненә өч тапкыр эчәсе.

Геморройдан. Яхшылап юылган кыяр өстенә тозлы су салып, суыткычка алып куегыз. Шушы суны ике атна дәвамында ашар алдыннан көненә өч тапкыр эчәргә кирәк. Бу тозлык геморрой вакытында авыртуны баса.

Сусауны басу өчен. 5–6 кыярны блендерда ваклап, марля аша сөзегез. Тәмлерәк булсын өчен, аңа кишер согы да өсти аласыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89211/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X