Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ЛИМОН

Исе-күңелне күтәрә, кабыгы-йөрәккә дәва


Лимонның туган җирен галимнәр якынчаҺималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөрәгеннән соң, ХVll гасырда Россиягә дә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Голландиядән алып кайтып утырталар. Тора-бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.

Лимонның файдасы хакында риваять тә бар.Бер Кавказ патшасы хезмәтчесен ялгышлык җибәргәне өчен зинданга яптырга. Патша аңа бертөрлегенә ризык бирергә кушкан. Хезмәтче лимонны сайлап алган. «Аның исе күңелемне күтәрер, кабыгы, орлыклары — йөрәгемә дәва, йомшагы-ризык, согы — эчемлек булыр», — дигән ул.

Лимонның химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамактөбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

ЙӨТКЕРГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач,1аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.

ВИРУСЛАРГАКАРШЫ чөгендерһәм лимон согы кушылмасы — иң яхшы чара.

ГИПЕРТОНИЯДӘН интегәчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

КҮҢЕЛБОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы суэчәсең һәм сохари ашыйсың.

ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ. Лимонда витаминнар белән бергә калийкебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.

КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согыбелән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.

БОРЫН КАНАГАНДА борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән,борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Лимон хәтерне яхшырта

Артык хезмәт куймый гына хәтерне яхшырту турында бик күпләр уйлана. Кемнәрдер хәтерне яхшырту өчен төрле күнегүләр ясаса, башкалар баш мие эшчәнлеген яхшыртучы матдәләре булган ризыклар белән туклана. Ә кем хаклы соң?
Хәтерне яхшырту өчен менә нәрсәләр ашарга кирәк.
Белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә.
Актерлар һәм җырчылар хәтерләрен ананас согы эчеп яхшырталар.
Чит телләр өйрәнгәндә лимон ашау, апельсин согын даими куллану ярдәм итә.
Авакадо, суган, чикләвек, кәбестә, креветкалар да баш мие эшчәнлеген яхшыртып, хәтерне ныгыта икән.

Баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшыртыр өчен күнегүләр белән танышыйк.
Үз тирәңдә яңа мохит тудырырга кирәк. Әгәр уң кулың белән язсаң, сул кулың белән язып кара. Караңгы бүлмәдә йөреп карарга кирәк. Бу алым хәтерне, игьтибарны арттырыр.
Укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрергә кирәк. Баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр, гәүдәгез дә сылу булыр.
Гадәти, гади сорауларга да гадәти булмаган җаваплар кайтарырга тырышыгыз. Бу алым уйлау сәләтен яхшырта.
Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. Хәтердән генә кушу, алу – баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Дөрес тукланып, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы күнегүләр ясасагыз, башыгыз да эшләр, хәтерегез дә шәп булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев