Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Магнит давыллары вакытында файдалы киңәшләр

Магнит давыллары вакытында майлы, тозлы, әче, ысланган ризыклардан баш тарту хәерле. Ник дигәндә, алар организмдагы суны тоткарлый.

 – Бу көннәрдә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, аерым алганда, йөзем, өрек, мүк җиләге, караҗиләк, карлыган, лимон, банан ашарга кирәк. Алар кандагы адреналин күләмен киметә, шул рәвешле йөрәккә көч килми.

– Бөтнек, җиләк чәйләре, мелисса, гөлҗимеш, сары мәтрүшкәдән төнәтмәләрнең дә шифасы тими калмас.

– Көн дәвамында чиста су эчегез. Ул канны сыегайта. Димәк, магнит давыллары вакытында еш күзәтелгән тромб, инсульт, инфаркт ихтималын да киметә.

– Магнитлы көннәрдә самолетта очарга, метрода, җәмәгать транспортында йөрергә киңәш ителми. Беренчеләре кан басымын «уйната», җәмәгать транспортында исә, һава җитмәү сәбәпле, хәлегез китәргә мөмкин.

– Рульдә йөрүчеләргә дә сак булырга кирәк. Магнит давыллары вакытында кешенең игътибарлылык дәрәҗәсе 3–4 тапкыр түбәнәергә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157785/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев