Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

МЕНДӘР ЯСЫЙБЫЗ

Каз-үрдәк суя торган чак җитте. Мамыгыннан мендәр ясыйбыз. 70х70 см зурлыктагы мендәргә 1,2 кг мамык кирәк. Бу — 10 каз яки 15 үрдәк йоны дигән сүз. Мамыкны сыек юу чарасы яисә шампунь кушылган суда юалар.

Чайкаганда суга кондиционер өстәргә мөмкин, болай ул тагын да йомшаграк була. Мамыкны мич өстендә яки мунчада киптерү җайлы. Гел әйләндереп торырга кирәк, мамык тиз исләнә.
Каз, үрдәкне салкыннар башлангач кына суюның файдасы бар. Бу вакытка кошлар йомшак мамык үстереп җиткерә. Җиргә туң, беренче кар яткач суйганда, мамыгы чистарак була.
Кош мамыгыннан ясалган мендәрләрне ике елга бер юарга кирәк. Болай аны 20 елдан артык кулланырга була. Мамыкны бәз яки ике кат марля капчыкка салып, сабынлы суда юалар. Яхшылап кипкәч кенә тышлыкка тутырып куярга була.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев