Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мунча керергә яратасызмы

Мунча сәламәтлекне какшатырга да мөмкин. Шуңа күрә алдан ук берничә мөһим кагыйдәне истә тоту кирәк.

 1. Мунчада себерке белән чабынганда артык эссе һәм бөркү була башласа, түзеп торырга ярамый.

2. Мунчага йөреп күнекмәгән булсагыз, мунча керү процессын әкренләп башларга киңәш ителә. Башта беразга гына керергә, чыкканда җылы яисә салкынча су сибәргә һәм мунча алдында ял итәргә кирәк.

3. Бозлы су белән коену һәм бигрәк тә бәкегә яки көрткә сикерү куркыныч булырга мөмкин. Чөнки эсседә киңәйгән кан тамырлары салкынга чыккач кинәт тарая. Бу исә кан басымын күтәрә һәм йөрәккә зыян китерә. Мунча керү инфаркт, инсульт яки башка йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары белән тәмамланырга мөмкин.

4. Кайбер авыруларга мунча бик куркыныч булырга мөмкин. Әйтик, онкологик һәм йогышлы авырулар, ачык формадагы туберкулез, эпилепсия, төзәлмәгән яралар күзәтелгәндә, әлеге ял итү урыныннан баш тарту хәерлерәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159433/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев