Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

МВДга – Дәүләт хезмәтләре сайты аша

МВДга кагылышлы теләсә нинди белешмәне, яисә мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләре сайты аша да алырга була. Бу уңайлы гына түгел, кирәкле документны алу вакытын да кыскарта. - Дәүләт хезмәтләре порталы аша хөкем ителгән яисә ителмәгән булу турында белешмә сорарга, ирекле дактолоскопик теркәү узарга, шәхси детектив эшчәнлек алып бару өчен...

МВДга кагылышлы теләсә нинди белешмәне, яисә мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләре сайты аша да алырга була.


Бу уңайлы гына түгел, кирәкле документны алу вакытын да кыскарта.


- Дәүләт хезмәтләре порталы аша хөкем ителгән яисә ителмәгән булу турында белешмә сорарга, ирекле дактолоскопик теркәү узарга, шәхси детектив эшчәнлек алып бару өчен рөхсәт кәгазе алуга документлар тапшырырга, газ пистолетлары алуга һәм аларны йөртүгә лицензия алырга мөмкин. Шулай ук юллардагы административ хокук бозулар турында мәгълүмат алырга була.


Бары тик Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, МВД яисә ЮХИДИ бүлегеннән кирәкле хезмәтне табарга, ә аннары әзер документны Россия МВДның Теләче районы буенча бүлегенә барып алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев