Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?

Хәзрәт сүзләренчә, начар төш күргәч, уянгач, юынып, беркемгә берни сөйләмичә, Аллаһы Тәгаләдән бу төшне яхшы итәргә сорарга кирәк.

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин начар төш күреп интегүчеләргә киңәшләрен инстаграмдагы сәхифәсендә сөйләде.

«Беренче чиратта, начар дигән һәр төш начар булмый. Мәсәлән, сез төштә үлгәнегезне күрсәгез, чыннан да үләчәксез дигән сүз түгел. Аллаһ боерса, сез озын гомерле булырсыз. Шуны истә тотарга кирәк, төш күреп кенә берни булмый, барысына да Аллаһ кодрәте кирәк. Әгәр бөтен дөнья җыелып, кемнеңдер сезгә зыян саласы килсә, ә Аллаһ моңа каршы булса, берни дә эшли алмаслар», — ди ул.

Хәзрәт сүзләренчә, начар төш күргәч, уянгач, юынып, беркемгә берни сөйләмичә, Аллаһы Тәгаләдән бу төшне яхшы итәргә сорарга кирәк. 

Мәрхүм әти-әнине, әби-бабайны төштә күргән очракта, алар өчен дога кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк, ди ул.

«Йоклар алдыннан ял итегез, смартфонны, телевизорны карамагыз, тәһарәт алыгыз, намаз укыгыз, яхшы уйлар белән йокларга ятыгыз, дип киңәш итә Рөстәм хәзрәт.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев