Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Өректән бәлеш эчлеге ясау ысулы

Кышын бәлеш эчлеге яки камыр ризыкларын бизәү өчен бик әйбәт ул.

Кирәк булачак: 2 кило өрек (абрикос), 1 кило шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 2 литр су.

Өрекне юып, икегә бүләбез һәм төшен алабыз. Өлешләрне кәгазь сөлгегә тезеп киптерәбез. Җимешләрне парландырылган чиста банкаларга тутырабыз.

Сироп әзерлибез: суга шикәр комы һәм лимон кислотасы өстәп, кайнатып чыгарабыз. Өрекле банкаларга кайнап торган сиропны агызып, шундук капкач белән борып ябабыз. Банкаларны, астын өскә әйләндереп, җылы әйбер белән каплыйбыз һәм бер тәүлектән соң салкынча урынга алып куябыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X