Орлыкларны гыйнварда әзерлик
Орлык сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң? Шуларны бер кат барлап чыктык.
Культураның исеме һәм сорты. Әгәр гибрид булса, F1, F2 дип языла. Шулай ук сорт турында кыскача мәгьлүмат, чәчү тәртибе, уңышы (биеклеге, төсе, күпме уңыш бирүе) һәм тәрбияләү турында язылган булырга тиеш.
Орлык җитештерүченең реквизитлары. Җитештерүченең исеме генә түгел, тулы адресы һәм телефоны күрсәтелгән булырга тиеш.
Партия номеры. Бу бераз вакыттан соң нәкъ шундый ук орлык сатып алырга теләсәгез, аны табу өчен кирәк. Шулай ук ГОСТ номеры орлык сыйфатын белү өчен мөһим.
Саклану һәм куллану вакыты. Ул типография юлы белән басылган булырга тиеш түгел, ә мөһер сыман сугылган булырга тиеш. Чөнки кабы шул ук булса да, орлыклары яңа булырга тиеш. Орлык кабында аның яраклылык вакыты гына түгел, ә җитештерелү вакыты да күрсәтелү мөһим. Чөнки анысын күрсәтмәгәндә орлыкның күпме ятканын кем белсен! Орлык яңа җыелган, «яшьрәк» булган саен яхшырак санала. Ә менә кыяр, ташкабак, патиссон орлыклары искәрмә булып тора. Алар 3 ел «ял» иткәннән соң яхшырак уңыш бирә икән.
Каптагы орлыклар саны. Анда граммы түгел, орлык саны язылган булса яхшырак.
Тишелүе – процентларда. Тишелү мөмкинлеге 80–85% дип күрсәтелсә, бу – яхшы дигән сүз. Чөнки безнең климат шартларында аның 100% тишелүе мөмкин түгел.
Орлыкларның эшкәртелүе. Кабында: «Җылытырга, суытырга һәм эшкәртергә киңәш ителми», – дип язылса, димәк, аның белән санап үтелгәннәрнең барысы да эшләнгән. Уңышны арттырам дип, аларны кабат эшкәртү орлыкның үлеменә китерергә мөмкин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159941/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев